И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.

                     Габдулла Тукай.

 

  

а
 
 
 

 
 Главная / татарский язык изучающим / Нигматуллина Р.Р. (Содержание) / ТЕЛӘК ФИГЫЛЬ (ГЛАГОЛЫ ЖЕЛАНИЯ)


 

ТЕЛӘК ФИГЫЛЬ

(ГЛАГОЛЫ ЖЕЛАНИЯ)

 

 

Подлежащее 1 лица не может само себе приказать вы-полнить какое-то действие, а может лишь выразить жела-ние выполнить данное действие. Например: Мин банрыйм. (Дай-ка я пойду.) Мин әйтим. (Дайте, я скажу.)

1. Җөмләләрне тәрҗемә итегез. 1 нче заттагы фигыльләргә игътибар итегез.

1) Китми торыгыз, мин тиз генә күршеләргә ачкычны кернтеп чыгыйм әле. 2) Бераз гына мине борчымый торыгыз әле, ял итим. 3) Урамда бүген бигрәк эссе, әйдәгез, өйгә кереп чәй эчеп чыгыйк. 4) Нигә биредә басып торабыз соң, әйдәгез, утынрыйк. 5) Барыбыз бергә күтәрик, егетләр, бүрәнә бик авыр.

6) Мал-туарга печән биреп керик әле, ашыйсылары киләдер.

7) Кызлар, йөгермик инде, әкренрәк барсак та өлгерәбез бит.

В татарском языке для выражения различных оттен-ков желания, намерения употребляется множество форм.

2. Җөмләләрне тәрҗемә итегез, -гае/-гэе кушымчасы ярдәмендә ясалган теләк фигыльләрне табыгыз.

1) Ч Әнием, мин дә урамга чыгыйм әле.Ч Чыкмагаең, бар! 2) Ч Бу вазаны бик өскә куйгансың, төшеп ватылмасмы?

ЧВатылса инде, ватылмагае! 3) Ч Бакчада җиләкләр пешкән, җыярга кирәк.Ч Пешмәгәе, мин җиләк ашамыйм. 4) Ч Бала елый бугай.Ч Еламагае, бала бер дә еламый үсми ул. 5) Ч Әкнренрәк сөйлә, әби ишетмәсен.Ч Ишетмәгәе, без бит начар сүз сөйләшмибез.

Глаголы, образованные при помощи аффиксов -гыры/ -гере, -кыры/-кере, в болынинстве случаев выражают проклятье, зложелание.

3. Фразеологик әйтемнәрне истә калдырыгыз.

Телеңә сөял чыккыры! Ч Типун тебе на язык!

Каһәр суккыры! Ч Будь проклят!

Рәхмәт төшкере! Ч Да снизойдет к тебе милосердие!

Башың беткере! Ч Пропади ты пропадом!

Шайтан алгыры! Ч Черт побери!

Телең коргыры! Ч Пусть у тебя язык отсохнет!

Күзең чыккыры! Ч Чтоб у тебя глаза вылезли!

Яшен суккыры! Ч Порази тебя гром!

Корт чаккыры! Ч Пусть тебя пчела ужалит!

4. Тәрҗемә итегез.

Нишләсен иде?Ч Пусть бы... Хоть бы...

1) Тизрәк килеп җитсеннәр иде, автобус китә бит инде. 2) Эх, тизрәк укулар бетсен иде дә, җәйге каникуллар җитсен иде. 3) Рамил артына бер генә тапкыр борылып карасын иде дә миңа кул болгасын иде. 4) Җәй җитсен дә, тизрәк җирләр кипсен иде, туйдырды бит инде бу пычрак. 5) Яңгыр туктасын иде дә, болытлар арасыннан ялт итеп кояш чыксын иде. 6) Канзанга укырга киткәнче, Ландыш минем яныма кереп чыксын иде. 7) Хатым сиңа тизрәк барып җитсен иде дә, тизрәк җавап килсен иде.

5. Тәрҗемә итегез.

Нишлисе килә? Ч Что хочется делать?

1) Соңгы вакытта Илдарның ни өчендер мәктәп елларында яратып йөргән күрше кызы Ләйләне күрәсе килә иде.

2) Айратның яхшы белем аласы һәм үзе теләгән һөнәрне сайнлыйсы килә. 3) Сезнең бер дә ял итәргә диңгез буена барасынгыз, Кавказ якларын күрәсегез килмимени? 4) Синең роза чәчәкләре үстерәсең килә икән, алар турында күбрәк беләсең килсә, мин сиңа китап бирермен.

6. Тәрҗемә итегез. Җөмләләр төзегез.

Нишлисе иде? Нишләргә иде?Ч Вот бы...

а) Барып киләсе иде; ятып йоклыйсы иде; шаяртасы түгел иде; алып барып күрсәтәсе иде; тиз генә кереп чыгасы иде; язып аласы иде; борчыласы түгел иде; чынын беләсе иде.

ә) Посмеяться бы; купить бы; вернуться бы; выучить бы; показать бы; послушать бы; уехать бы; покушать бы.

7. Җөмләләрне тәрҗемә итегез.

1) Их, тизрәк зур үсеп җитәсе иде дә машина йөртергә өйрәннәсе иде. 2) Шушы биек тау башына йөгереп менәсе иде дә чана белән выжылдап шуып төшәсе иде. 3) Их, югаласы иде шул каеннар арасына кереп, онытыласы иде бер. 4) Күрмәнгәнен күрсәтәсе иде бу явызга, ярар инде, Ходай үзе кичерсен. 5) Бер кайтып күрәсе иде балачагым үткән урамнарны, иске дусларымны күреп бер сөйләшәсе иде.

8. Тәрҗемә итегез.

Нишлисе иде?Ч Хотел, собирался...

Ул сиңа язасы иде; бер дә сөйләшәсе түгел идегез; үзең үтүклисе түгел идең; барыбер ыргытасы түгел иде; монда җыеласы түгел идек; һич тә пычратасы түгел идем.

9. Тәрҗемә итегез. Теләк фигыльләрне табыгыз.

1) Бүген өйгә иртәрәк кайтасы идем дә, тагын соңга калырнга туры килде. 2) Без спектакльне бүген карыйсы түгел идек, ул иртәгә дә була түгелме? 3) Радик имтиханда л4╗ ле аласы түгел иде, ләкин аның яхшылап әзерләнергә тырышлыгы да, вакыты да җитмәде. 4) Син бит әле киләсе түгел идең, ничек киләсе булдың? 5) Ул кызлар алдында бер дә елыйсы түгел иде, ләкин, чокырга егылып, аягын авырттыргач түзә алмады.

10. Тәрҗемә итегез. Җөмләләр төзегез.

Нишләмәкче була (иде)? Ч Что (был) намерен делать?

а) Күчеп китмәкче булалар; нәрсә турындадыр сөйләш-мәкче иде; балага аш ашатмакчы булган; баудан ычкындыр-макчы идем; кемгә ыргытмакчы буласың; бозмакчы идеңме; сакламакчы булдыгызмы; озаграк яшәмәкче булабыз; куып тотмакчы иделәр; башламакчы булганнар.

ә) Он был намерен снова уехать; ты была намерена нам пи-сать; они тоже были намерены купить; она была намерена от-казаться; мы были намерены вместе искать; они намерены тот-час разбудить; ты был намерен сломать; намеревался сжечь.

11. Җөмләләрне тәрҗемә итегез.

1) Кечкенә Ләйсән әти белән мәктәпкә җыелышка бармакнчы иде, ләкин әнием аңа рөхсәт бирмәде. 2) Без иртәгә, базарга чыгып, апамның туган көненә бүләк алмакчы булабыз. 3) Әбинсе бәләкәй оныгына эш кушмакчы иде, ләкин тегесе урамга чыгып качкан. 4) Син, оялмыйча, кечкенә балалар алдында тәмәке тартмакчы буласыңмы? 5) Кайтсалар, мин аларны кире борып җибәрмәкче булам. 6) Абыйсы Алиягә нидер әйтмәкче булган иде дә, әйтәсе сүзен әллә онытты, әллә әйтмәскә булды.

12. Тәрҗемә итегез.

Нишләр иде? Ч Что бы делал?

Театрга еш йөрер идем; энеңә булышыр идең; бабаңны үзегезгә чакырыр идегез; келәмнәрне урамга алып чыгып чистартыр идек; зур велосипедта йөрергә өйрәнер идем; үзең дә сөйли алыр идең.

13. Тәрҗемә итегез.

Сходил бы за хлебом; сел бы за наш стол; и мы посадили бы картошку; построили бы себе дом; тоже купил бы машину; съездила бы с детьми на море; поставили бы памятник; зажег бы костер; выкинул бы мусор; одолжил бы денег.

14. Җөмләләрне тәрҗемә итегез.

1) Әгәр аягым авыртмаса, без синең белән җәяү генә барыр идек. 2) Үз янымда гына тотар идем мин сине, беркая да

җибәрмәс идем. 3) И балалар, авылга кайтсагыз, рәхәтләнеп урманга йөрер, күлдә коеныр, ял итәр идегез. 4) Әнием белән бер утырып сөйләшсәм, хәлләрем җиңеләер иде кебек. 5) Укунларыгыз бетсә, ичмасам, туйганчы бер йоклар идегез.

15. Тәрҗемә итегез. Жөмләләр төзегез.

Нишлэсэче? Ч Вот бы... Хоть бы.,

Үзең әйтсәңче; тизрәк күрсәңче; алып бирсәңче; сындыр-масачы; тәрәзәне ныгытып япсачы; чиста итеп сөртсәгезче; пычракка утырмасагызчы; бүген шалтыратсаларчы; һаман -һаман шалтыратмасачы; бу юлга гына сизмәсәләрче; начар кеншегә иярмәсәче; кеше әйберенә тимәсәгезче; тизрәк ашап туйсаңчы.

16. Тәрҗемә итегез.

Нишләсә иде? Ч Хотъ бы... Вот бы.,

а) Качмасаң иде; тизрәк бетсә иде; иртәгә кояш чыкса иде; аңа ошасам иде; белсәгез иде; болай соң йөрмәсәң иде; тагын яңгыр яумаса иде; әз генә көтсәң иде; гел шундый булсаң иде; безгә дә алып кайтса иде.

ә) Хоть бы кто их нашел; хоть бы ты его увидел; хоть бы не упал; хоть бы быстрей проснулся; хоть бы вы вспомнили; хоть бы обратно отправили; хоть бы не разбилась; хоть бы не замерзли; хоть бы не ударился; хоть бы мы поехали; хоть бы вы сказали.

17. Тәрҗемә итегез.

1) И балам, эшем күп вакытта син дә аяк астында йөрмәнсәң иде. 2) Иртәгә ел буе көткән Сабантуй бәйрәме, яңгыр гына яумаса ярар иде. 3) Белсәң иде башымның ничек авыртнканын. 4) Өйрәнсәң иде ул берничә чит телне, юк шул, әллә теләк, әллә тырышлык җитми. 5) Аккошлардай пар булып яшәсәгез иде.

 

                                         << Предыдущая страница   ОГЛАВЛЕНИЕ  Следующая тема >>


   
Главная / татарский язык изучающим / Нигматуллина Р.Р. (Содержание) / ТЕЛӘК ФИГЫЛЬ (ГЛАГОЛЫ ЖЕЛАНИЯ)

й Сулейман Казанский.



Hosted by uCoz