И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле! Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы. Габдулла Тукай. |
||||||||||||||
|
||||||||||||||
|
Главная / татарский язык изучающим / Нигматуллина Р.Р. (Содержание) / ФИГЫЛЬ ЮНӘЛЕШЛӘРЕ (ЗАЛОГИ ГЛАГОЛА) - Кайтым юнәлеше (Возвратный залог).
В возвратном залоге действие возвращается к субъекту. Глаголы возвратного залога образуются от основы глагола при помощи аффикса -ын/-ен. Например: ЮЧ юын (умойся), ки Ч киен (оденъся). 1. Боерык фигыльләрдән кайтым юнәлешендәге фигыльләр ясагыз. Үрнәк: Сөрт Ч сөртен. Ки, яшер, бизә, буя, яп, макта, башла, әзерлә, пешер, сөйлә, күтәр, җый, казы, уйла, сора, кара, яса, эзлә, йөр, тот, сип, сөй, сиз, чиш, сакла, бәйлә, кабатла, капла, эшлә. 2. Тәрҗемә итегез. Кайтым юнәлешендәге фигыльләрне табыгыз. Апам һаман буяна. Чыршыны кайчан бизәргә икән? Бизән-ясан да, китәбез. Тәрәзәдән начар күренә. Чиста сөлге белән сөртен. Кит әле, мактанма. Урамда салкын, җылы киенегез. Юкка сөенәсең. Бәйләнмә әле миңа. Башыннан аягына кадәр одеколон сибенгән. 3. Фигыльләр янына исем яки алмашлык өстәп, җыйнак җөмләләр төзегез. Үрнәк: Дәрес башландымы? Киен, яшерен, әзерлән, уйлан, тотын, каран, сизен, саклан. 4. Кайтым юнәлешендәге фигыльләрне табыгыз. Тәрҗемә итегез. 1) Уку елы беткәндә, укучылар имтиханнарга әзерләнә башнлыйлар. 2) Егетләр, агач артына яшеренеп, тәмәке тарталар, ә тәрәзә аша миңа барысы да күренә. 3) Юынганнан соң, сөлге белән әйбәтләп сөртенергә кирәк. 4) Чаллы Ч Мәскәү автобусы килеп туктады, күтәренеп, пассажирлар да төшә башлады. 5) Радик мактанырга бик ярата, шуңа күрә аны иптәшләре тыңларга теләмиләр. 6) Ана йөрәге сизенә иде: аның улы әйбәт юлда йөрми, ахрысы. 7) Начар эш кайчан да булса барыбер бенленә ул. 8) Нәрсәгә шулхәтле сөенәсез, кош тоттыгызмы әллә? 5. Нокталар урынына җәя эчендә бирелгән фигыльләрнең тиешлесен куеп, җөмләләрне күчереп языгыз. 1) Кызчык як-ягына ... алды, ләкин туңдырма сатучыны күрмәде. 2) Ял көне җитсә, әнием аш бүлмәсеннән чыкмый, төрлесеннән ... ярата. 3) Карчык, кемгәдер ачуланып, ... өйне җыештыра башлады. 4) Көн суык иде, аяклары туңды, ахры, егет ... үк башлады. 5) Ул, нидер эзләнеп, сумкасында озак кына ... алды. (Йөренә, каранып, сөйләнә-сөйләнэ, пешеренергә, казынып.) 6. Җөмләләрне укыгыз. Хәбәрләрне табыгыз, мәгънәләрен чагышнтырыгыз. 1) Рәмзия бүген эштән соң атна буена җыелган керләрне юды.Ч Эше беткәч, Рәмзия, рәхәтләнеп, үзе дә юынды. 2) Укучылар консультациядә укытучыга бирәсе сорауланрын алдан әзерләделәр.Ч Укучылар дәрестән соң алдагы көнне булачак контроль эшкә әзерләнделәр. 3) Балалар поход өчен кирәкле әйберләрне, киңәшә-ки-ңәшә, бергә җыйдылар. Ч Алар бу юлы елганың икенче ягыннда урнашкан урманга барырга җыендылар. 4) Белмисеңме, ни өчен концертны сәгать 5 тә үк башлыйнлар икән? Ч Концерт сәгать 5 тә үк башлана икән, соңга калнмагыз, башкаларга да әйтегез. 7. Нокталар урынына җәя эчендә бирелгән фигыльләрнең тиешлесен куеп, җөмләләрне күчереп языгыз. 1) Алиянең әбисе йон җепләрдән бик матур кофталар бәйли. Егетләрнең гадәтләре шундый: алар гел кызларга бәйләнә. Бу капчык бигрәк нык ... , ничек чишәрбез икән? Нигә шулай йөрисең, ботинкаңның шнурларын ... әле. {Бәйлә, бәйлән.) 2) Син бүген дәресеңне ... онытмадыңмы? Иртәгә бик якын дустымның туган көне, аңа нинди бүләк ... икән? Телевизор озак карап утырма, йокларга ... кирәк. Сиңа табынны кем ... тиеш дип уйлыйсың? (Әзерлә, әзерлән.) 3) Дәү әниемне котлап әйтәсе сүзләремне мин юл буе ... барндым. Бу җырның сүзләре берничә тапкыр ... бугай. Без бернберебезне аңладык, ахрысы, бу хәл бүтән ... тиеш түгел. лКурай╗ радиосы бер үк тапшыруны көнгә берничә мәртәбә .... (Кабатла, кабатлан.) 4) Хәзер урамда машиналар бик күп, ... йөрергә кирәк. Әти-әниләрегезне һәрвакыт ... тырышыгыз. Бу матур курчак әбиемнең бүләге, шуңа күрә мин аны ... тотам. Кыш көне грипп авыруыннан ничек ... була? Син шундый яшь күренәнсең, ничек шулай әйбәт ... алдың? (Сакла, саклан.) 5) Савыт-сабаны җылы су белән ... кирәк. Башта сабын белән ... , аннан соң гына чиста сөлге белән ... кирәк. Мин еш авырыйм, шуңа күрә табиб миңа салкын су белән ... кушты. Мин үз керләремне һәрвакыт үзем ... тырышам. Тузанны һәр көнне ... тырыш. Битеңне кечкенә ак сөлгегә ... , мунчадан соң зурысы белән .... Идәнне ... , юеш чүпрәк белән генә ... ал. (Ю, юын, сөрт, сөртен.) 8. Тәрҗемә итегез. Татарча җөмләләр төзегез. Укройся теплым одеялом; мальчики быстро разделись; берегись автомобиля; держитесь за руки; девочка накрасилась как кукла; долго не показывались на глаза; набрызгался одеколоном; пятно было заметно; покрылась снегом. 9. Нокталар урынына җәя эчендә бирелгән фигыльләрнең тиешлесен куеп, җөмләләрне күчереп языгыз. 1) Урамда суык, җылы ... , аягыңа йон оекларыңны ... . 2) Күршебезнең олы кызы бәйрәмгә бигрәк матур ... , иң затлы киемнәрен ... , ахры. 3) Бу күлмәгеңне ... , тегесен ... , анысын үтүкләргә кирәк. (Ки, киен.) 10. Кайтым юнәлешендәге фигыльләр кулланып, җөмләләрне үзгәрнтеп языгыз. Үрнәк: Концертны кайчан башлыйсыз инде? Ч Коннцерт кайчан башлана инде? 1) һәр авыруны вакытында дәваларга кирәк. 2) Бәйрәмгә һәр балага бүләк әзерләделәр. 3) Иске кәгазьләрнең барысын да ташла. 4) Контроль эшеңне дөрес эшләдеңме? 5) Капчыкнларның барысын да яхшылап бәйләдегезме? 11. Тәрҗемә итегез. 1) Прозвенел звонок, и снова начались уроки. 2) Маленькие дети любят целыми днями копаться в песочнице. 3) Чтобы не потерять друг-друга, туристы держались за руки. 4) Не доверяйте всем, опасайтесь незнакомых людей. 5) Зимой и до-роги, и дома, и деревья покрываются снегом. 6) На централь-ной стене висит красивая картина местного художника.
<< Предыдущая страница ОГЛАВЛЕНИЕ Следующая тема >>
|
|||||||||||||
Главная / | татарский язык изучающим / Нигматуллина Р.Р. (Содержание) / ФИГЫЛЬ ЮНӘЛЕШЛӘРЕ (ЗАЛОГИ ГЛАГОЛА) - Кайтым юнәлеше (Возвратный залог). |
й Сулейман Казанский.