И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.

                     Габдулла Тукай.

 

  

 
 
 
 

 
 Главная / татарский язык изучающим / Нигматуллина Р.Р. (Содержание) / ФИГЫЛЬ ЮНӘЛЕШЛӘРЕ (ЗАЛОГИ ГЛАГОЛА) - УРТАКЛЫК ЮНӘЛЕШЕ (ВЗАИМНО-СОВМЕСТНЫЙ ЗАЛОГ)


 

ФИГЫЛЬ ЮНӘЛЕШЛӘРЕ

(ЗАЛОГИ ГЛАГОЛА)

 

УРТАКЛЫК ЮНӘЛЕШЕ

(ВЗАИМНО-СОВМЕСТНЫЙ ЗАЛОГ)

 

Взаимно-совместный залог обозначает совместное действие двух или нескольких субъектов, помощь или со-действие кому-либо в исполнении какой-то работы. Гла-голы взаимного залога образуются присоединением к основе аффиксов -ыш/-еш, -ш. Например: Яса ясаш (помогай делать), эшлә эшләш (помогай работать).

24. Боерык фигыльләрдән уртаклык юнәлешендәге фигыльләр ясап языгыз.

Үрнәк: Йөр йөреш, йөрешәләр.

а) Көл, яз, кычкыр, ачулан, утыр, бул, җыел, сук, ку, чап. ә) Сана, аңла, сора, таны, уйла, әзерлә, аша.

25. Тәрҗемә итегез.

Балалар көлешәләр; хатын-кызлар нигәдер кычкырыша­лар; малайлар йөгерештеләр; атлар чабыша; үзара сөйләшә­ләр; нәрсә турында уйлаштыгыз?

26. Тәрҗемә итегез. Җөмләләр төзегез.

Кичә очрашкансыз; сез йөрешәсезме? ачуланышырга да өлгергәннәр; бер-берсенә табышмак әйтешәләр; үбешергә өлгерерсез әле; туган көндә танышканнар бугай.

27. Тәрҗемә итегез. Җөмләләр төзегез.

Өстәл әзерләштек; сезгә булыштылармы? капчыкны күтә­решегез әле; яшәгән йортын эзләштеләр; әниемә аш пеше­рештем; бакча казыштык; суган утыртыштым.

28. Тәрҗемә итегез. Уртаклык юнәлешендәге фигыльләрне табыгыз.

1) Урамда яз, тәрәзә буенда тамчылар биешә. 2) Әнием безнең хәлләребезне сораша, ә үзе елмая. 3) Балалар шатлык­тан сикерешә үк башладылар. 4) Нигә кычкырышасыз, тавышыгыздан башым авырта инде. 5) Кеше белән талашырга ярамый. 6) Ялган сөйләгәннәре ачыклангач, малайларның битләре ут кебек кызышты, алар бер-берсенә читенсенеп кенә карашып алдылар.

29. Җөмләләрне тәрҗемә итегез.

1) Алар бер-берсенә сүзсез генә карашып алдылар. Ул әни­сенә бала караша, өй эшләрендә булыша. 2) Егетләр, тезелеп басып, буйларын үлчәштеләр. Рамил көне буе амбарда әтисенә ашлык үлчәште. 3) Студентлар бер-берсенең адресларын алыштылар. Аларны бүген күршеләре бәрәңге алышырга чакырды.

30. Тәрҗемә итегез. Уртаклык юнәлешендәге фигыльләрне та­быгыз.

1) Кызлар бер-берсен бәйрәм белән котлашып кочаклаш­тылар. 2) Алар язгы кичтә таныштылар, еллар буе дуслашып йөрделәр. 3) Күршеләребез башкаларга үрнәк булып, парла­шып һәм гөрләшеп яшиләр иде. 4) Кичә улым ни өчендер дустына булышмаган, шуңа күрә алар ачуланышканнар. 5) Чыгарылыш кичәсендә яшьләр бала-чага кебек куышып та, качышып та уйнадылар. 6) Кечкенә вакытында Алсу әтисе бе­лән сөйләшеп-серләшеп туймый иде, ә үскәч нигәдер читләшә башлады.

 

                                         << Предыдущая страница   ОГЛАВЛЕНИЕ  Следующая тема >>


   
Главная / татарский язык изучающим / Нигматуллина Р.Р. (Содержание) / ФИГЫЛЬ ЮНӘЛЕШЛӘРЕ (ЗАЛОГИ ГЛАГОЛА) - УРТАКЛЫК ЮНӘЛЕШЕ (ВЗАИМНО-СОВМЕСТНЫЙ ЗАЛОГ)

© Сулейман Казанский.



Hosted by uCoz