И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.

                     Габдулла Тукай.

 

  

а
 
 
 

 
 Главная / татарский язык изучающим / Нигматуллина Р.Р. (Содержание) / ФИГЫЛЬ ЮНӘЛЕШЛӘРЕ (ЗАЛОГИ ГЛАГОЛА) - ЙӨКЛӘТҮ ЮНӘЛЕШЕ (ПОНУДИТЕЛЬНЫЙ ЗАЛОГ)


 

ФИГЫЛЬ ЮНӘЛЕШЛӘРЕ

(ЗАЛОГИ ГЛАГОЛА)

 

ЙӨКЛӘТҮ ЮНӘЛЕШЕ

(ПОНУДИТЕЛЬНЫЙ ЗАЛОГ)

 

Понудительный залог обозначает побуждение к действию повелением, приказанием, принуждением, просьбой и т. д. Глаголы понудительного залога обранзуются с помощью различных аффиксов, в зависимости от конечной буквы основы. Глаголы на двусложные или многосложные основы, оканчивающиеся на гласные (кроме у, ү, и), а также на согласные р, й, к, образуют понудительную форму на -т. Например: АшаЧ ашат (покорми).

31. Йөкләтү юнәлешендәге фигыльләр ясап языгыз. Тәрҗемә итегез.

Үрнәк: Яшә Ч яшәт, яшәтә.

а) Эшлә, сора, йокла, бие, яса, тыңла, бәйлә, үпкәлә, укы. ә) Җибәр, күтәр, күбәй, кычкыр, кызар, тикшер, чакыр.

32. Тәрҗемә итегез.

Дустыңны юкка үпкәләтмә; кечкенәдән үк эшләтегез; әти-әниләрегезне кызартмагыз; бу схемаларны күбәйттеләрме? балаларны укытырга тырышыйк; билгеләнгән вакытка өлнгертергә кирәк; вакытында ашатырга тырыш; һәрвакыт әкиятләр сөйләтәләр.

33. Тәрҗемә итегез. Йөкләтү юнәлешендәге фигыльләрне табыгыз.

1) Менә бу кечкенә кызның тавышы шундый матур, аны концертта җырлатырга кирәк. 2) Син аны үпкәләткәнсең, ахры, ул хәзер синең турыда бер дә сорашмый. 3) Кич җитсә, алар әбиләреннән төрле кызыклы әкиятләр сөйләтергә яратанлар иде. 4) Автобус озак килмәгәч, ул узып баручы ниндидер машинаны туктатырга мәҗбүр булды. 5) Апамның туена без чәкчәкне Галимә ападан пешерттек, чөнки ул Ч авылның иң уңган аш-су остасы. 6) Сабантуйга дип сатып алган күлмәгем бераз озынрак иде, күрше апа аны тиз генә кыскартып бирде.

Некоторые глаголы с основами на -т, -ч, -ш образуют понудительную форму при помощи аффикса -ыр/-ер. Н а -п р и м е р : Бат Ч батыр (утопи, погрузи в жидкость), пеш Чпешер (свари). Некоторые глаголы образуют понундительную форму при помощи аффикса -ар/-эр. Например: Чык Ч чыгар (выпусти), кайт Ч кайтар (верни).

34. Фигыльләрне үзгәртеп языгыз. Сүзтезмәләр уйлагыз. Үрнәк: Бат Ч батыр, батырырга. Ялгыш батырырга. Кайт, чык, кач, пеш, оч, төш, эч, күч.

35. Тәрҗемә итегез, татарча җөмләләр төзегез.

Суга батырып куй; бөтенләй батырма; ялгыш төшергән; юри төшердеңме; кичтән пешердем; куып кайтарганнар; вакытында кайтарырга кирәк; якты урынга күчердем; Рамилннең дәфтәреннән күчермә.

36. Тәрҗемә итегез.

1) Бу китапларны өстәлемнән башка урынга күчермәгез, алар гел кул астында булырга тиеш. 2) Үзебез ясаган самолет модельләрен башта болында очыртып карарга кирәк. 3) Азатнны әти-әнисе, институт тәмамлаганнан соң, эшкә үзләренең шәһәрләренә кайтарырга телиләр. 4) Урман аша турыга гына чыксак, юлны күпкә кыскартырбыз. 5) Апасының туена Ранмилне телеграмма белән кайтардылар. 6) Эссе көнне юрганннарны кояшка чыгарып җилләтергә онытма.

Некоторые глаголы, основы которых оканчиваются на -р, -т, образуют понудительную форму при помощи аффиксов -гыз/-гез, -кыр/-кер. Например: Ят Ч яткыр, яткыз (уложи), тор Ч торгыз (подними).

37. Сүзләрне кулланып, җөмләләр төзегез. Тәрҗемә итегез.

Йокларга яткыр; түбәгә менгермәгез; җылы бүрек кигеренгез; эшне ахырга кадәр җиткерергә кирәк.

38. Тәрҗемә итегез.

1) Вакыт соң, кечкенәләрне йокларга яткырырга кирәктер. 2) Башлангыч класс малайларын түбәгә кар чистартырга меннгермәгез, егылып төшмәсеннәр. 3) Бүген урамда бик салкын, балаларның өстенә җылы киемнәр кигерегез. 4) Башлаган эшеҢне ярты юлда калдырма, ахырына кадәр җиткер. 5) Сабый чагым иде, әнкәй бер көн Миңа юган күлмәк кигезде. Кочаклады мине калтыранып, Маңгаема иренен тигезде.

(Ф. Хөсни)

Глаголы, которые имеют односложную основу, оканнчиваются на -у, -и, -й и на звонкий согласный, образуют понудительную форму при помощи аффикса -дыр/-дер, а с основой на глухой согласный----тыр/-тер. Нанпример: Ки Ч кидер (заставъ одеть), куй Ч куйдыр (заставь положитъ).

39. Йөкләтү юнәлешендәге фигыльләр ясап языгыз.

Үрнәк: Сөрт Ч сөрттер, сөрттерергэ.

Уйлан, арт, яшеллән, әйт, алмаш, ку, яз, як, әйлән, кис, үс, бир,сал.

40. Тәрҗемә итегез. Җөмләләр төзегез.

Дустыңнан бирдер; кызыннан яздырган; тырышып үстерндем; күп уйландырды; әз генә арттыр; кем аша бирдерергә? юеш киемнәрен салдырыгыз; пычрак чалбарыңны алмаштырндыңмы? үзеннән юдырган; иң өскә куйдырдым.

41. Тәрҗемә итегез.

1) Ул гадәттә үз әйберләрен үзе юа, ә яңа күлмәген юарга курыкты, шуңа күрә апасыннан юдырды. 2) Күрше әби улына дигән хатны миннән яздырды, ә килгән җавапны сеңлемнән укыткан. 3) Агач башында калган соңгы алмаларны әтием абыемнан җыйдырды. 4) Ләйсәнгә озын чәч бик килешә, шуңа күрә дуслары аңа чәчен кистерергә киңәш итмиләр. 5) Игенне җир уңдырмый, тир уңдыра. (Мәкаль) 6) Авыр мәсьәләләр туры килгәндә, Марат аларны абыйсыннан чиштерә бугай.

42. Нокталар урынына җәя эчендә бирелгән фигыльләрнең тиешлесен куеп, күчереп языгыз. Тәрҗемә итегез.

а) Бакчада җирне вакытында казырга кирәк, чөнки соңга калсаң, ул кибә. Бакчаның каты җирен дәү әтием бездән ... , чөнки үзенең биле авырта. Быел бакча вакытында ... , шуңа күрә җир бик каты булды. Күрше апага бакчасын ... кирәк, чөнки аның аяклары авырта.

(Казыш, казы, казыш, казыл.)

ә) Без бүген әнием белән кер ... , чөнки иртәгә кайнар су бетәчәк. Бу күлмәк, берничә тапкыр ... булса да, төсен үзгәртнмәгән. Күрше апа идәннәрен ... , чөнки үзе авырый. Тәрәзәнләрне ... Лидияне чакырыйкмы?

(Ю, юдыр, юыш, юыл.)

б) Бабам, госпитальдә ятканда, хатны шәфкать туташынннан ... , чөнки аның кулы яраланган булган. Мин әдәбияттан сочинение ... яратмыйм, чөнки бик аз укыйм. Армиядәге абыем белән 2 ел буе хат .... Яза-яза сочинение бик күп ... , укытучы апа ничек тикшереп бетерер икән?

(Языл, яз, яздыр, языш.)

Некоторые глаголы имеют форму побуждения двой-ного действия, которая образуется от простой понуди-тельной формы путем присоединения аффиксов -дыр/ -дер, -тыр/-тер, -т. Например: Аша (ешъ) Ч ашат (покорми) Ч ашаттыр (заставь покормить).

43. Тәрҗемә итегез. Җөмләләр уйлап языгыз.

Танышы аша эшләттерде; барыбер йоклаттырмады; вакынтында ашаттырмаганнар; мастер чакырып куйдырттык; хат язып белдерттеләр; үзеннән бирдертергә кирәк; җылы бияләйнләр бәйлэттерегез; яңадан эшләттерәм; йөргән җирләреннән эзләттерегез.

44. Тәрҗемә итегез. Йөкләтү юнәлешендәге фигыльләрне табыгыз.

1) Ничек булса да, бу яңалыкны аларга тизрәк белдертергә кирәк. 2) Балаларыңның бакчалары бар бит, кирәкле яшелнчәләрне алардан үстерт. 3) Сезгә телефон гел кирәк була бит, бурычка акча алып булса да куйдыртыгыз. 4) Бу хәбәрне, үзең әйтергә теләмәсәң, кеше аша булса да ишеттерт. 5) Ниндидер теманы аңламасагыз, укытучыдан яңадан аңлаттырыгыз. 6) Туй табынын без иң яхшы пешекчеләрдән әзерләттердек.

45. Фигыльләрне төрле юнәлешле фигыльләргә үзгәртеп языгыз. Алар белән сүзтезмәләр төзегез.

Үрнәк: Бизә, бизән, бизәл, бизәш, бизәт, бизәттер. Пешер, ки, сөрт, яса, кара, буя.

 

                                         << Предыдущая страница   ОГЛАВЛЕНИЕ  Следующая тема >>


   
Главная / татарский язык изучающим / Нигматуллина Р.Р. (Содержание) / ФИГЫЛЬ ЮНӘЛЕШЛӘРЕ (ЗАЛОГИ ГЛАГОЛА) - ЙӨКЛӘТҮ ЮНӘЛЕШЕ (ПОНУДИТЕЛЬНЫЙ ЗАЛОГ)

й Сулейман Казанский.



Hosted by uCoz