И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле! Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы. Габдулла Тукай. |
||||||||||||||
![]() |
||||||||||||||
|
||||||||||||||
![]() |
||||||||||||||
|
![]() |
![]() Главная / татарский язык изучающим / Нигматуллина Р.Р. (Содержание) / ХӘЛ ФИГЫЛЬ (ДЕЕПРИЧАСТИЕ) - -гач/-гәч, -кач/-кәч кушымчалы хәл фигыль (Деепричастие на -гач/-гэч, -кач/-кәч)
Деепричастие на -гач/-гәч, -кач/-кәч обозначает действие, предшествующее основному. При этом деепри-частный оборот обычно имеет свое подлежащее. Н а п р и м е р : Әти эштән кайткач, без кичке аш ашарга утырдык. (Когда папа вернулся с работы, мы сели ужи-нать.) Глагол-сказуемое главного предложения может быть во всех трех временах. Действие основного глагола совершается всегда по завершении действия деепри-частия. Например: Дәрес башлангач, бөтен мәктәп тынып калды. (Когда начался урок, вся школа стихла.) 21. Фигыльләрне хәл фигыльгә үзгәртеп языгыз. Үрнәк: УйлаЧуйлагач. а) Яшә, котла, бизә, аңла, тәмамла, казы, хәтерлә, тукта, телә, уйла, үтүклә, ташла, аша, төзе, сөйлә, ялганла. ә) Кирәк, чап, югалт, ач, сөйләш, кис, исәнләш, сип, тырыш, таныш, тек, ял ит, су сип. б) Сыз, эл, чакыр, йөз, җый, киен, яз, ышан, туң, көл, күтәр, җыештыр, боз, җыен, сатып ал. 22. Фигыльләрне юклык формасына куеп языгыз. Үрнәк: Әйтмә Ч әйтмәгәч. Кычкырма, авырма, эзләмә, су коенма, күтәрмә, үсмә, югалтма, сорама, бәрелмә, пешермә, онытма, ачуланма, күрнсәтмә, әзерләмә. 23. Фигыльләрне юклык формасына куеп языгыз. Үрнәк: Чистарткач Ч чистартмагач. а) Чакыргач, тыңлагач, юынгач, туктагач, туңгач, ышангач, ачулангач, теләгәч, элгәч, биегәч, өзгәч, гаҗәпләнгәч, үстергәч, бизәгәч. ә) Ашыккач, катнашкач, кызыккач, япкач, югалткач, ашатнкач, булышкач, әйткәч, чишкәч, тәрҗемә иткәч, көткәч, ярдәм иткәч, исәнләшкәч. 24. Тәрҗемә итегез. Хәл фигыльләрне табыгыз. 1) Урманга баргач, мин кошлар җырын тыңларга яратам. 2) Ветераннар залга барысы да җыелгач, концертны башлап җибәрделәр. 3) Күл янына килеп җиткәч, малайлар, тиз генә чишенеп, суга сикерделәр. 4) Имтиханнар башлангач, ул урамнда күп йөрми, телевизор да карамый башлады. 5) Мәктәпне тәмамлагач, минем дусларым төрле кызыклы һөнәрләр сайнларлар. 6) Дәресләрне әзерләп бетергәч, әнидән урамга чыгарга рөхсәт сорадым. 7) Әйткәч Ч беләсе килә, белгәч Ч көләсе килә. 25. Җәя эчендә бирелгән фигыльләрдән хәл фигыльләр ясап, җөмнләләрне күчереп языгыз. Тәрҗемә итегез. 1) Маңгаема яңгыр тамчылары тама (башла), мин шалаш эченә кереп яттым. 2) Безне (сагын), әбиебез поезд белән янынбызга үзе килеп җиткән. 3) Җиләккә (бар), бик көчле яңгыр яуды, шуңа күрә безгә урманнан тиз борылып кайтырга туры килде. 4) Абыем, әниебезнең туган көненә кайта (алма), тенлефоннан шалтыратып котлады. 5) Спорт белән даими (шөнгыльләнмә), ул ярышларда беренче урыннарны ала алмый. 6) Ул үзе миннән ярдәм (сорама), мин дә ярдәм итмәдем. 7) Капка янында ниндидер ят этне (күр), Наилә бик курыкты. 8) Әнием гөмбәләрне юып, чистартып (бетер), кәстрүлгә санлып кайнатырга куйды. 26. Тәрҗемә итегез. Хәл фигыльләрне табып, юклык формасына куегыз. 1) Туганнардан хат килгәч, без ашыгып җавап язарга утырндык. 2) Әтиемнең машинасы ватык булгач, без бакчага автобус белән киттек. 3) Мәктәп янына агачлар утырткач, балалар чәнчәкләр өчен дә урын әзерли башладылар. 4) Алсу чакыргач, синең дусларың Яңа елны каршыларга Казанга китәргә булнганнар. 5) Укытучы бүлмәдән чыгып киткәч, укучылар бераз шаулашып алдылар. 27. Хәл фигыльләрне барлыкта һәм юклыкта кулланып, җөмләләрне язып бетерегез. 1) Татар телен яхшы өйрән(мә)гәч, ... . 2) Күлмәгемне үзем үтүкли бел(мә)гәч, ... . 3) Дискотекада туйганчы бие(мә)гәч, .... 4) Шимбә көнне дә ял ит(мә)кәч, ... . 5) Бу китапны яңадан укы(ма)гач, .... 6) Бәйрәмгә яңа күлмәк тек(мә)кәч, ... . 7) Яңа дуслар белән таныш(ма)кач, ... . 8) Тәрәзә төбендәге гөлләргә су сип(мә)кәч, .... 28. Җөмләләрне язып бетерегез. 1) Әтиемнән берничә көн бернинди дә хәбәр ишетелмәгәч, ... . 2) Мәктәпне тәмамлап, бер ел үткәч, ... . 3) Елгада туйнганчы су коенып, кызынып аргач, ... . 4) Әнием бу сериалны һәр кич карарга рөхсәт итмәгәч, ... . 5) Сугыш башлангач, .... 6) Иртән өй каршында күршемне очраткач, ... . 7) Шәһәрнең барлык истәлекле урыннары белән дә танышып өлгермәгәч, .... 8) Сабантуй мәйданына барып җиткәч, ... . 29. Тәрҗемә итеп, җөмләләрне язып бетерегез. 1) Когда твои друзья сообщили мне об этом, ... . 2) Как только мы поднялись на вершину горы, ... . 3) Посмотрев из окна, .... 4) Когда учительница дописала на доске все задания, ... . 5) После того как он позвонил, ... . 6) Когда сестренка нечаянно разбила мамину любимую вазу, ... . 7) Когда он всех нас опять обманул, ... . 8) Так как весь месяц не было дождя, ... . 9) Когда ты вовремя не вернулась, ... . 10) После того как мы не победили на конкурсе..... 30. Тәрҗемә итегез. 1) Когда я первый раз приехал в Елабугу, сразу же посетил дом-музей художника И. И. Шишкина. 2) Когда в наш город приехали гости из Турции, их тепло встретили в Доме дружбы народов. 3) Так как дома не было хлеба, мне пришлось идти в магазин. 4) После того как я начал стараться, учительница ставит мне по английскому языку одни пятерки. 5) Так как мой друг в этом году не поехал в лагерь, он поедет в деревню к родственникам. 6) Вернувшись в город, Тимур рассказал одноклассникам о своей встрече с геологами. 7) Так как из задних рядов было плохо видно, мы пересели вперед. 8) Когда юный музыкант закончил свое выступление, из зрительного зала послышались бурные (сильные) аплодисменты. 9) После того как мою сестренку напугала злая собака, она теперь на улицу одна не выходит. 31. Җөмләләрдән иярчен вакыт җөмләләр ясап языгыз. Үрнәк: Поезд станциягә килеп җитте. Бөтен юлчылар да вагоннардан чыктылар.Ч Поезд станциягә килеп җиткәч, бөтен юлчылар да вагоннардан чыктылар. 1) Җәйге җылы яңгыр явып үтте. Агачлар иркен сулыш алдылар. 2) Җәй җитте. Мин әтием белән бергә бакчада эшләячәкмен. 3) Бөек Ватан сугышы башланды. Халык өчен авыр еллар килде. 4) Авылдан әбиемнән озак хат килмәде. Без бик борчылдык. 5) Укулар тәмамланды. Без абыем белән Мәскәүгә туганнарыбызга кунакка киттек. 6) Укытучы авырнган. Бер ай чамасы диярлек тарих дәресе булмады. 32. Нокталар урынына җәяләр эчендә бирелгән фигыльләрнең тиешнлесен куеп, җөмләләрне күчереп языгыз. 1) Яз ... , кошлар безнең якларга кайталар. 2) Абыем безгә институтка укырга керүе турында хәбәр ... , без бик шатнландык. 3) Укулар ... , имтиханнарны ... , без диңгез буена ял итәргә барырга җыенабыз. 4) Сабантуй ... , мәйданга төрле яктан халык агыла башлады. 5) Автобус озак ... , без кире кайтып киттек. 6) Әнием эштән ... , өй ямьләнеп китә. 7) Күрншебез еш авырый ... , әнием аның янына һәр көн хәл белергә керде. (Килмә, башла, бир, җит, башлан, бет, кайт, ит.) 33. Җәя эчендәге фигыльләрдән хәл фигыльләр ясап, җөмләләрне күчереп языгыз. 1) Урамга яңа велосипедымны (ал, чык), минем яныма дусларым йөгереп килделәр. 2) Җылы юрганга (төрен, утыр), бала туңмый башлады. 3) Туплары юл уртасына (тәнгәрә, кит), балалар аптырап калдылар. 4) Ул бик курыкты һәм (кычкыр) җибәрде. 5) Таныш йорт янына (кил, җит), мин (тукта, кал) һәм читкәрәк (кит) көтә башладым. 6) Үз әйберләрен кешегә бирергә (яратма), ул башкаларның да әйберләрен сорамый иде.
<< Предыдущая страница ОГЛАВЛЕНИЕ Следующая тема >>
|
![]() |
|||||||||||
Главная / | татарский язык изучающим / Нигматуллина Р.Р. (Содержание) / ХӘЛ ФИГЫЛЬ (ДЕЕПРИЧАСТИЕ) - -гач/-гәч, -кач/-кәч кушымчалы хәл фигыль (Деепричастие на -гач/-гэч, -кач/-кәч) |
й Сулейман Казанский.