И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле! Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы. Габдулла Тукай. |
||||||||||||||||||||||
|
||||||||||||||||||||||
|
Главная / татарский язык изучающим / Нигматуллина Р.Р. (Содержание) / ХӘЛ ФИГЫЛЬ (ДЕЕПРИЧАСТИЕ) - -ганчы/-гәнче, -канчы/-кәнче кушымчалы хәл фигыль (Деепричастие на -ганчы/-гәпче, -канчы/-кәнче)
Деепричастие на -ганчы/'-гәпче, -канчы/-кәнче по отношению к действию основного глагола выражает: а) предел деиствия: син килгәнче (до того, как ты придешь); б) степень завершенности деиствия: арганчы эшләндем Ч (работал пока не устал); в) сравнения: монда утырганчы (чем здесь сидеть). Это деепричастие как бы устанавливает границу для совершения основного деиствия или необходимое усло-вие, без которого основное действие не может совер-шиться. Например: Мин кайтканчы көтеп тор. (Подожди, пока я не вернусь.) Яңгыр яуганчы, чүпләрне утарга кирәк. (Пока не пошел дождь, надо прополоть грядки.) 34. Фигыльләрне хәл фигыльгә үзгәртеп языгыз. Үрнәк: Бар Ч барганчы. Чап, күч, уз, җибәр, башла, бәйлән, үт, ашат, ычкындыр, дәвала, гаҗәплән, таны, уят, кач, өйрәт, хәтерлә, сындыр, шаярт, яшер, мен, сугыш, котла, борчыл, югалт, сиз, ак. 35. Бирелгән фигыльләрдән хәл фигыльләр ясап, таблицага языгыз. Сат, таныш, әйлән, сук, җыен, сула, ту, ышан, ялганла, бет, бәйлә, өйрәт, үткәр, сүндер, телә, яндыр, төш, чык, тәгәрә, ят, кит.
36. Тәрҗемә итегез. Җөмләләр төзегез. Син яңадан шалтыратканчы; мин өйләр җыештырганчы; әтием эштән кайтканчы; кунаклар чакырганчы; чәй кайнанганчы; токмач кискәнче; укытучы тактаны сөрткәнче; өй эшнләрен әзерләгәнче; көз җиткәнче; дәрескә соңга калганчы. 37. Тәрҗемә итегез. а) Тәнәфес беткәнче уйнап ал; җавап биргәнче уйламадың; акчаңны биргәнче сана; яза башлаганчы укып чыктык; ятланганчы укыдым. б) Сорамыйча алганчы; укымыйча утырганчы; бии-бии җырлаганчы; ашыгып эшләгәнче; су коенмыйча кайтканчы; юкка сөенеп утырганчы; көтеп басып торганчы; өйрәнмичә килгәнче; йөгереп арганчы; белмичә сөйләгәнче; кызганып елаганчы; яратмыйча яшәгәнче. 38. Сорауларга җавап языгыз. 1) Ашарга утырганчы, син нишлисең? 2) Әниең эштән кайтнканчы, син өйне җыештырасыңмы? 3) Бакчага чыгып китнкәнче, иртән һава торышы нинди иде? 4) Син урамда төн җитнкәнче йөрисеңме? 5) Җавап биргәнче, укучы нишләргә тиеш? 6) Дәресләрне әзерләгәнче, син телевизор карыйсыңмы? 39. Тәрҗемә итегез. 1) Поезд станциягә килеп җиткәнче үк, пассажирлар җыена башладылар. 2) Салкыннар башланганчы, кышкы аяк киемнәре сатып алырга кирәк икән әле. 3) Мин сине армиягә киткәнче бер дә күрмәдем бугай, никтер хәтерләмим. 4) Ул гел шулай, тавышы беткәнче җырлый-җырлый да аннары атна буе сөйләшә алмыйча йөри. 5) Диләрә бүген шигырь ятлады, аны мәктәпкә барып җиткәнче кабатлап барды. 6) Бу китапны укып чыкканчы, әле бик күп вакыт үтәр. 7) Эшчеләр барысы да җыелганчы, бригадир үзе дә килеп җитте. 8) Марат сигез яшенә җиткәнче, аны әбисе тәрбияләде. 9) Яктырганчы вакыт күп әле, бераз йоклап алыгыз. 10) Директор килеп җитнкәнче, укытучылар арасында җитди сөйләшү булды. 11) Агач башына менгәнче, ничек төшү турында уйларга кирәк иде. 40. Нокталар урынына җәяләр эчендә бирелгән тиешле фигыльләрне куеп, җөмләләрне күчереп языгыз. 1) Көне буе телевизор ... , бераз һава сулап кайт. 2) Әнием ... , бу пыяла ватыкларын тизрәк җыештырып куйдым. 3) Тугызынчы катка кадәр җәяү ... , башым әйләнә башлады. 4) Дусларыңа ... , бу турыда яхшылап уйладыңмы? 5) Кар ... , яфракларны җыеп яндырырбыз. 6) Кызлар сөйләшеп ... , бәлеш тә пеште. (Күргәнче, сөйләгәнче, менгәнче, яуганчы, бетергәнче, каранганчы.) 41. Тәрҗемә итегез. Җөмләләр төзегез. До моего прихода (до того как я приду); до тех пор пока не выучит; до того как он отпустил; чем ловить мелкую рыбу; пока не скажешь; чем спорить здесь; прыгали до упаду; до на-шего возвращения; до того как пойти встречать гостей; прежде чем он рассердился; до того как вы поздравили; чем сидеть плакать. Деепричастие данного типа употребляется только в положительной форме. Для отрицания к деепричастию на -ганчы/-гәнче, -канчы/-кэнче употребляется аффикс -мыйча/-мичә, причем основной глагол тоже стоит в отрицательной форме. Например: Мин син килгәч китәрмен. (Я уйду, когда ты придешь.) Мин син килмичә китмим. (Пока ты не придешъ, я не уйду.) 42. Тәрҗемә итегез. Күргәнче әйтмим Ч күрмичә әйтмим; үтеп киткәнче көлмәндек Ч үтеп китмичә көлмәдек; елаганчы туктамаган Ч еламыйнча туктамаган; күргәнче ышанмадым Ч күрмичә ышанмадым; үзем эндәшкәнче танымады Ч үзем эндәшмичә танымады; сонраганчы булышмаганнар Ч сорамыйча булышмаганнар; килеп бәрелгәнче аңламадың Ч килеп бәрелмичә аңламадың. 43. Фигыльләрне үрнәктәгечә языгыз. Тәрҗемә итегез. Үрнәк: Пешергәнче ашама Ч пешермичә ашама. Юганчы тимәгез; белгәнче алмадык; күрсәткәнче онытманган; тапканчы туктамыйсың; кычкырганчы чишенмәгәннәр; ватылганчы уйныйсыз. 44. Фигыльләрне үрнәктәгечә языгыз. Тәрҗемә итегез. Үрнәк: Киеп карамыйча алма Ч киеп караганчы алма. Югалтмыйча эзләмә; сөйләшмичә рөхсәт итмим; әзерләннмичә, имтиханга бармыйлар; шалтыратмыйча тынычланмады; тегеп бетермичә, киеп күрсәтмим; бармак белән төртеп күрнсәтмичә, игътибар итмәгәнсең; акча бирмичә, риза булмаган. 46. Тәрҗемә итегез. 1) Утны сүндермичә, Алия йоклап китә алмаган. 2) Үзен күргәнче, сеңлем безгә ышанмады. 3) Кичке ашыңны ашап бетермичә, беркая да бармыйсың. 4) Әниеңне тынычландырнмыйча, син чыгып китмә инде. 5) Тозын кабып карамыйча, ашка тоз салмыйлар. 6) Урамнан тавыш ишетелгәнче, без ул турыда искә дә алмадык. 7) Укытучы рөхсәт бирмичә, икенче урынга күчеп утырмасыннар. 46. Җөмләләрне үрнәктәгечә языгыз. Тәрҗемә итегез. Үрнәк: Апам кайтканчы, урамга чыкмыйм.Ч Апам кайтмыйча, урамга чыкмыйм. 1) Күлмәген үтүкләп биргәнче, энем барыбер киенмәде. 2) лКурск╗ корабле батканчы, беркем берни белми иде. 3) Авылндан хәбәр килгәнче, мин бер дә борчылмаган идем. 4) Егетең яңа адресын җибәргәнче, син аңа хат яза алмаячаксың. 5) Әнинем кибеттән ипи алып кайтканчы, без кичке ашны ашарга утырнмадык. 6) Көз җиткәнче, синең дә буш вакытың булмас инде. 47. Тәрҗемә итегез. 1) До того как ты придешь, схожу-ка в магазин. 2) Пока мы отдыхали, сын приготовил чай. 3) Прежде чем учить меня, сначала сама научись правильно разговаривать. 4) Чем гулять до ночи, подумал бы о матери. 5) Постой здесь до тех пор, пока папа тебя не позовет. 6) Чем сидеть и спорить Ч сходите ис-купайтесь. 7) До наступления осени мы так выросли, что учи- тельница нас с трудом узнала. 8) Чем искать меня повсюду, подождал бы здесь. 9) До окончания школы он был такой озорной, как маленький ребенок. 10) Чем обиженно молчать, попроси у бабушки прощения. 48. Мәкальләрне тәрҗемә итегез, рус телендә шуңа охшаш эквинвалентын табыгыз. 1) Кыш җиткәнче Ч чанаңны, җәй җиткәнче, арбаңны әзерлә. 2) Сәламәтлегең турында авырганчы борчыл, авыргач соң була. 3) Бер тапкыр кискәнче, җиде тапкыр үлчә. 4) Көйнмәң киң булганчы, күңелең киң булсын. 5) Кешедән көлгәннче, үзеңне бел. 6) Ятып калганчы, атып кал. 7) Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын. 49. Җөмләләрне туры китереп, иярчен вакыт җөмләләр төзегез. Җәй үткәнче, Кунаклар килгәнче, Самолет Мәскәүгә җиткәнче, Ачкычны тапканчы, Бензин беткәнче, Мин керне юып бетергәнче, Кәрзиннәребез тулганчы, Әбием мине дәвалаганчы, Вакытны бушка уздырганчы, Әнием бер тәрәзә буяганчы, без беркая да чыкмадык, салкын су да бетте, егетләр машинада йөрделәр, ремонт ясарга кирәк, әнием өстәл әзерләде, мин йокладым да йокладым, яңгыр ява башлады, әтием өчне буяды, сеңлемә дә салкын тиде. берәр файдалы эш эшлә. 50. Гади җөмләләрдән иярчен вакыт җөмләләр төзегез. Үрнәк: Бәйрәм башланды. Халык мәйданга җыелды.Ч Бәйрәм башланганчы, халык мәйданга җыелды. Халык мәйнданга җыелганчы, бәйрәм башланды. 1) Ярты төн җитте. Гармун тавышы тынмады. 2) Хуҗаның ашы пеште. Без елга буйларын әйләнеп кайттык. 3) Айрат йокысыннан уянды. Алмаз торып чәй әзерләде. 4) Атлы чана килеп туктады. Зилә хатын язып бетерде. 5) Яңгыр ява башнлады. Без печәнне җыеп алдык. 51. Тәрҗемә итегез. Хәл фигыльләрне чагыштырыгыз. 1) Кунакка барганчы, мин бүген өйдә генә калыр идем.Ч Кибеткә барганчы, башта өйне җыештырып алырга кирәк. 2) Сезгә һаман-һаман әйткәнче, үзем эшләсәм, яхшырак булыр иде.Ч Апаң әйткәнче, мин синең яңа эш урыныңны белми идем. 3) Вакытны бушка үткәргәнче, берәр кирәкле эш эшләрнгә кирәктер.Ч Класста җыелыш үткәргәнче, башта балалар белән аерым-аерым сөйләшеп карасак, яхшырак булмасмы? 52. Тәрҗемә итегез. Хәл фигыльләрне табыгыз. 1) Яз җиткәч, кошлар җылы яклардан кайтканчы, без бик матур сыерчык оялары ясап куябыз. 2) Вакыт үткәнне дә сизмичә, кыңгырау шалтыраганчы ук, укучылар, сөйләшә-сөйләшә, классларга кереп утырдылар. 3) Энем көндәлеген канрагач, дәресләрен әзерләгәнче, башта китап-дәфтәрләрен әзернләп куя. 4) Нәрсәдер эшләгәнче, башта ашыкмыйча уйларга өйрән. 53. Нокталар урынына тиешле кушымчаларны куеп, текстны күчереп языгыз. КЕШЕ ӘЙБЕРЕ Укучылар дәфтәрләренә яз... (нишләргә?) керештеләр. Шулчак Рәсимнең күзе алгы партада утыр... (нишләүче?) Илһам кулындагы ручкага төште. Бик матур ручка иде ул: үзе алтынсу төстә, тәрәзәдән төш... (нишләгән?) кояш нурында балкы... (нишләп?) тора. Рәсим, күзен дә ал... (нишләмичә?), ручкага карап торды. Өй эшен яз... (нишнләргә?) да онытты, звонокны да ишет... (нишләмәде?). Ч Их, минем дә шундый ручкам булса,Ч дип кызыкты ул. Тәнәфескә чык... (нишләгәч?) та, башка дәресләрдә утыр... (нишләгәндә?) да, Рәсимнең башында гел шул ручка гына булды. Дәресләр тәмамлан... (нишләгәч?), Илнһам, ашык... (нишләмичә?) гына, сумкасына китап-дәф-тәрләрне тутыр... (нишли?) башлады. Шул вакыт Рәсим парталар арасыннан ышкылып узды, сиздер... (нишләминчә?) генә, юл уңаена теге матур ручканы эләктереп тә алды һәм кесәсенә сал... (нишләп?) та куйды. (Р. Гыйззэтуллин буенча)
<< Предыдущая страница ОГЛАВЛЕНИЕ Следующая тема >>
|
|||||||||||||||||||||
Главная / | татарский язык изучающим / Нигматуллина Р.Р. (Содержание) / ХӘЛ ФИГЫЛЬ (ДЕЕПРИЧАСТИЕ) - -ганчы/-гәнче, -канчы/-кәнче кушымчалы хәл фигыль (Деепричастие на -ганчы/-гәпче, -канчы/-кәнче) |
й Сулейман Казанский.