И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.

                     Габдулла Тукай.

 

  

а
 
 
 

 
 Главная / татарский язык изучающим / Нигматуллина Р.Р. (Содержание) / СЫЙФАТ ФИГЫЛЬ (ПРИЧАСТИЕ) - Хәзерге заман сыйфат фигыль (Причастие настоящего времени)


 

СЫЙФАТ ФИГЫЛЬ

(ПРИЧАСТИЕ)

 

В татарском языке причастие имеет формы трех времен: настоящего, прошедшего, будущего. Основной функцией причастий всех трех времен является их употребление в качестве определения.

Хәзерге заман сыйфат фигыль

(Причастие настоящего времени)

Причастие настоящего времени имеет простую и сложную (аналитическую) форму. Простая форма при-частия настоящего времени образуется от основы глагола при помощи аффикса -учы/-үче, отвечает на вопрос нишләүче? (что делающий?)

Например: Яшә Ч яшәүче (живущий).

1. Фигыльләрдән сыйфат фигыльләр ясагыз. Тәрҗемә итегез.

Очрат, өйрәт, әзерлән, авыр, тап, котла, көл, аша, ку, сөрт, ю, буя, ташла, сагын.

2. Исемнәр ярдәмендә сүзтезмәләр языгыз.

Үрнәк: Сикерүче малай.

Юынучы, йөгерүче, рәсем ясаучы, тәмәке тартучы, йөгереп качучы, печән чабучы, ачуланучы, кер үтүкләүче.

3. Исемнәрне нинди сыйфат фигыльләр белән тасвирлый аласыз?

Үрнәк: Өрүче, йоклаучы, йөгерүче, ятып торучы, ашаучы

эт.

... күрше, ... әби, ... малай, ... артист, ... дус, ... бозау.

Причастие настоящего времени на русский язык пере-водится:

а) причастием настоящего времени (живущий);

б) относительным местоимением который + глагол настоящего времени (который живет);

в) местоименными наречиями где, куда, откуда + глангол настоящего времени ( где я живу, куда он поехал).

Структура существителъное или местоимение + принчастие + существительное на русский язык переводится придаточным предложением определительным. Например: Сезгә килүче кеше. (Человек, который к вам приходит.) Авылдан шалтыратучы туганнар. (Род-ственники, которые звонят из деревни.)

4. Сыйфат фигыльләрнең ясалышын истә калдырыгыз.

Бие Ч биюче, укы Ч укучы, курык Ч куркучы, төзе Ч төзүче, таны Ч танучы, куй Ч куючы, җый Ч җыючы, ки Ч киюче, ти Ч тиюче, туй Ч туючы.

5. Тәрҗемә итегез.

Белүче бала; шигырь сөйләүче кыз; җиңүче егет; казлар саклаучы апа; дустын көтүче малай; гер күтәрүче батыр; су коенучы үрдәкләр; чәчәктән чәчәккә очучы күбәләк; кичәдә танышучы яшьләр; Чаллыга баручы автобус; машина йөртүче егет.

6. Тәрҗемә итегез.

Мальчик, решающий задачу; смеющиеся люди; знакомый, живущий в городе; загорающие ребята; лежащий больной; самолет, летящий в небе; цветущий сад; спешащий на поезд пассажир; танцующая девочка; стоящий рядом человек; часто плачущий мальчик.

7. Фигыльләрдән сыйфат фигыльләр ясагыз, алар белән сүзтезмәләр уйлагыз.

Үрнәк: Егылма Ч егылмаучы.

Басма, сукма, тырышма, киенмә, сизмә, өйрәнмә, җибәрмә, сындырма, бирмә, чыкма, ватма.

8. Тәрҗемә итегез.

Иртән үзе юынмаучы кечкенә бала; кызларга булышмаучы малай; имтиханга әзерләнмәүче укучы; биек оча алмаучы кош; агачларны сындырмаучы бала; тавыш яратмаучы күрнше; чит телне аңламаучы кеше; үз телен сакламаучы халык; акча санамаучы бай; әле өрә белмәүче эт баласы.

9. Тәрҗемә итегез.

Непонимающий ученик; нездоровающийся сосед; ребенок, неиграющий с друзьями; неубегающий заяц; неспящий мла-денец; слуга, невыполняющий свои обязанности; неразгова-ривающий попугай.

10. Җөмләләрне тәрҗемә итегез.

1) Олимпиадада җиңүче укучыларның барысына да бүләкнләр бирделәр. 2) Мәктәпкә баручы балалар, туктап, ни турын-дадыр үзара сөйләшәләр, бәхәсләшәләр иде. 3) Үз эшен яратучы табибны авырулар да яраталар. 4) Көн-төн явучы яңгыр быел безне туйдырып бетерде. 5) Җырлый-җырлый санвыт-саба юучы кечкенә кыз сезнекеме? 6) Китәргә ашыгучы кунакларны автобуска кадәр озатыгыз. 7) Сезнең фатирдан чыгып баручы кешене танымадым, кем иде ул? 8) Безнең карншыбызга килүче кыз бигрәк матур, игътибар итегез әле. 9) Юлның икенче ягында туңдырма сатучы апаны Зилә еракнтан ук күреп алды. 10) Этләрне өйрәтүче кеше ал арны бик яратырга һәм аңларга тиеш.

Причастие простой формы без определяемого им существительного имеет значение от глагольного имени, а на русский язык переводится обычно существитель-ным, оканчивающимся на -тель. Например: Язучы Ч писатель, эзләүче Ч искатель.

11. Тәрҗемә итегез.

1) Китап кибетендә эшләүчеләр бу матур китапларның банрысын да укыдылармы икән? 2) Җиңүчеләрне алгы рәткә, ә кунакларны артка утырттылар. 3) Ул, бик аргач, үзен котлаучылардан качып, бүлмәсенә кереп утырган. 4) Арагызда минем энемне белүчеләр юкмы? 5) Җир казучыларның ашыйсылары килә бугай, чакырып ашатырга кирәк. 6) Кояшнта кызынырга яратучыларга пляжга төштән соң гына барырга киңәш ителә. 7) Малайлар, шәһәрдән кайтучыларны каршы алырга дип, авыл башына җыелганнар иде. 8) Август башында төзүчеләрнең профессиональ бәйрәмнәре була. 9) Сәлимнең әнисе төзелештә буяучы булып эшлимени? 10) Без үзара сөйләштек тә укытучылар бәйрәменә концерт куярга булдык.

12. Җәяләрне ачып языгыз. Тәрҗемә итегез.

1) Күрше йортта (яшә) дә шушы табибка йөриләрме? 2) Һәр елны 28 нче майда ил чиген (сакла) һөнәри бәйрәмнәре була. 3) Иртәгә (яз) белән очрашу булачак. 4) Мин (тек) булырга хыялланам. 5) Авыр вакытта киңәш (бир), ярдәм (ит) күп булсын иде.

13. Нокталар урынына җәяләр эчендә бирелгән тиешле сыйфат фингыльләрне куеп языгыз.

1) Җәен, туган ягымның ... болыннарын күреп, күңелем тула, елыйсым килә башлый. 2) Ишегалдында ... кызлар бу хәбәрне ишетмәгәннәр, ахрысы, шуңа күрә күңелле көлешәләр иде. 3) Сәхнәдә ... яшь кызга төрле яктан чәчәк бәйләмнәре менгерделәр. 4) Су буена ... тар сукмак буенда кеше биекленгендәге кычытканнар үсеп утыра. 5) Тәмле йокыдан ... әтәч тавышын ишетеп, мин икенче якка борылып яттым да яңадан татлы йокыга чумдым.

(Басып торучы, уятучы, чачак атучы, очынып биюче, алып төшүче.)

14. Тәрҗемә итегез.

1) Мне очень понравилась маленькая девочка, поющая на сцене. 2) Купающиеся дети старались от берега далеко не от-плывать. 3) Столб, указывающий дорогу, должен стоять на правой стороне. 4) Лошади, участвующие в соревнованиях, были красивые и сильные. 5) Человек, идущий первым, донрогу знал хорошо.

Аналитическая (сложная) форма причастия настоя-щего времени отвечает на вопрос нишли торган?, образуется от деепричастия на -а/-ә, ый/-и и причастия прошедшего времени торган. Например: Белә торган Чзнающий, эшләми торган Чнеработающий.

15. Тәрҗемә итегез.

а) Яза торган каләм; йөзә торган көймә; яна торган лампа; өстәл сөртә торган чүпрәк; үсә торган чәчәк; утыра торган урындык; укый торган китап; эчә торган чәй; бара торган юл; килә торган кунак; эшли торган кеше; сөйләшә торган курчак.

б) Кисми торган пычак; эшләми торган телевизор; йокланмый торган бала; янмый торган учак; озак саргаймый торган гөл; белми торган студент; эреми торган боз; батмый торган корабль; кипми торган буяу.

16. Исемнәр кулланып, сүзтезмәләр языгыз

Үрнәк: Үсми торган агач.

а) армый торган ...

уянмый торган ...

җыелмый торган ...

шумый торган ...

язмый торган ...

тыңламый торган

күрсәтми торган ...

әрчелми торган ...

б) тынычландыра торган...

дәвалый торган ...

ватыла торган ...

шалтырый торган ...

аңлашылмый торган...

истә калмый торган .

еш очрый торган ...

чишенә торган ...

башлана торган ...

ышана торган ...

17. Сүзтезмәләр языгыз.

Үрнәк: Печән чаба торган абый.

... торган урын ...

торган китап ...

торган кагыйдә ...

торган мәйдан ...

торган җир...

18. Сүзтезмәләрне тәрҗемә итегез.

торган бәрәңге торган идән торган бүлмә торган тапшыру торган кунак

а) Дом, в котором я живу. Детский сад, в который ходит моя дочь. Дорога, которая ведет вниз. Ученик, который не пишет. Случай, который бывает часто. Урожай, который соби-рали осенью.

ә) Передача, которую мы все любим. Дерево, на котором си-дят птицы. Война, которую не хочет народ. Скамейка, на которой они обычно отдыхают. Поляна, на которой играют дети. Парень, от которого я жду письмо.

19. Иярчен аергыч җөмләләрне тәрҗемә итегез. (Переведите прида-точные определительные предложения.)

1) У бабушки, которая живет в соседнем доме, внуков очень много. 2) Люди, которые летают в космос, наверное, очень храбрые и сильные. 3) Книга, которая лежит на столе, твоя? 4) Ведро, которое несет Динар, полно ягодами. 5) Магазин, в который мы ходим каждый день, находится через дорогу. б) Песочница, на которой играют дети, сырая после вчераш-него дождя. 7) Картину, которая висит на стене, вы купили в прошлом году? 8) У меня есть знакомые, которые хорошо знают историю своего рода. 9) Никогда не слушайте людей, которые плохо говорят о других и хорошо о вас. 10) С нами на экскурсию пойдет учитель, который много знает и интересно рассказывает о природе.

20. Текстны тәрҗемә итегез. Сыйфат фигыльләрне табыгыз.

лАК ҮЛЕМ╗ ЯШЬЛӘРНЕҢ БАШЫНА ҖИТӘ

Наркомания афәте көннән-көн күбрәк гаиләләргә үтеп керә. Елдан-ел наркотикларның көчлерәкләре, сәламәтлеккә аеруча зыян китерә торганнары кулланыла. Кара базарда хәзер әфьюн, героин киң таралган. Наркотик сатучыларның саны да үткән елга караганда ун тапкыр арткан. Наркотик матдәләр элеккечә үк якын чит илләрдән Ч Таҗикстан, Үз-бәкстан, Азәрбайҗан республикаларыннан кайтарыла. Бүгеннге көндә Татарстанда наркотиклар кулланучыларның 4 пронценты Ч яшүсмерләр. 2001 нче ел мәгълүматларына каранганда, Татарстанда ВИЧ инфекциясен йөртүче кешеләрнең 95 проценты Чнаркоманнар. Чаллы шәһәрендә артык доза кулланудан атна саен 4Ч5 кеше үлә. 2001 нче елның беренче яртысында гына әлеге замана чире 108 чаллылының башына җиткән, нигездә бу Ч16Ч28 яшьлек кешеләр. Вакытлы рәхәт эзләүче энәгә бәйле яшьләр нинди генә куркыныч җинаятьләр эшләмиләр! Кеше талаучы, үтерүче, фатир басучы, машина урлаучы яшүсмерләрнең саны көннән-көн арта. Балалары шундый юлда йөрүче күпме ата-ана ут йотып яши!

21. Тәрҗемә итегез. Сыйфат фигыльләрне табыгыз.

НАРКОМАННЫҢ ҮЗ-ҮЗЕН ТОТЫШЫ НИНДИ БУЛА?

Наркоманның холкы кандагы наркотик матдәләрнең күнләменә бәйле. Беренче карашка ул акыллы, тыныч, яхшылык эшләргә әзер торучы кеше булып күренә. Ә 4 сәгатьтән соң аның бер сәбәпсез кызып китүче, хафаланучы, дулаучы кешегә әйләнүе мөмкин. Тагын ике сәгатьтән соң аны йокымнсырап утыручы, акылга тулы булмаган, маймыл булып кыланнучы кеше итеп күрергә була. Димәк, ул инде наркотик кабул итәргә өлгергән. Өч сәгатьтән ул тагын нормаль кешегә әйнләнә. Циклның яңа әйләнеше башлана.

лАк үлем╗нән котылу җиңел түгел. Шуңа күрә дәваланып чыгучылар арасында яңадан энәгә тартылучылар да шактый. Хәзерге заман медицинасының бөтен мөмкинлекләрен кулнланып та, кешене наркоманиядән тулысынча дәвалап булнмый.

22. Тәрҗемә итегез. Исемләшкән сыйфат фигыльләрне табыгыз.

Россия Федерациясендә 35 милли парк булса, лТүбән Кама╗ милли паркы Ч республикабызда бердәнбер. Парк Тантарстанның көнчыгышында урнашкан һәм 27 мең гектар мәйдан били. Көннән-көн матурланучы милли парк территонриясенә Алабуга, Тукай, Түбән Кама районнары керә. Бер диснтә ел элек утыртылган агач һәм куакларны хәзер танырлык та түгел. Биредә нинди генә кошлар, хайваннар һәм җәнлекнләр юк! Исемнәре Кызыл китапка кертелгәннәре дә күп.

Милли парк янәшәсендә яшәүчеләр анда ял итәргә яратанлар. Транспорт белән чыгучылар да, җәяү йөрүчеләр дә очрый. Әйе, алабугалы һәм чаллылыларның ял итәр җирләре, сокнланыр урыннары бар. Тик менә шушы матурлыкны саклаучынлар да шулай ук күп дип, кызганычка каршы мактана алмыйнбыз. Табигатькә ял итәргә чыккан кешеләрнең күбесе агачнларны сындыра-җимерә башлый. Ярый әле бу байлыкны саклаучылар, күзәтеп торучылар бар. Болар Ч лТүбән Кама╗ милли паркы урман хуҗалыгы хезмәткәрләре, экология, санитария күзәтчелеге, балалар, гомумән табигатьне яратучы кешеләр. Нәкъ менә алар, көчләрен, вакытларын кызганмыйнча, әйләнә-тирә мохитне саклыйлар. Ләкин, даими аңлату эшнләре алып баручы парк хезмәткәрләренең тырышлыгына карамастан, табигатьне юк итүчеләр кимеми. Гүзәл табигать безгә матурлык бирүче генә түгел, сәламәтлекне кайгыртучы да бит югыйсә. Табигать Ч безнең уртак байлыгыбыз, аны бергәләп саклыйк.

 

                                         << Предыдущая страница   ОГЛАВЛЕНИЕ  Следующая тема >>


   
Главная / татарский язык изучающим / Нигматуллина Р.Р. (Содержание) / СЫЙФАТ ФИГЫЛЬ (ПРИЧАСТИЕ) - Хәзерге заман сыйфат фигыль (Причастие настоящего времени)

й Сулейман Казанский.



Hosted by uCoz