И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле! Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы. Габдулла Тукай. |
|||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
|
|||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
|
Главная / татарский язык изучающим / Нигматуллина Р.Р. (Содержание) / СЫЙФАТ ФИГЫЛЬ (ПРИЧАСТИЕ) - Үткән заман сыйфат фигыльнең урын-вакыт килешендә кулланылышы (Употребление причастий прошедшего времени в местно-временном падеже)
Причастие прошедшего времени с окончаниями мест-но-временного падежа -да/-дә, -та/-тә, а также со словами вакытта, заманда, чорда, чакта на русский язык переводится во время такого-то действия, при соверше-нии такого-то действия, когда совершилось такое-то действие. Например: Мин шалтыратканда, Саша өйдә түгел иде. (Когда я звонил, Саши дома не было.) 89. Тәрҗемә итегез. а) Мин кайтканда; син әйткәндә; ул ашыкканда; без сизмәгәндә; сез борчылганда; алар авырганда. б) Мин өйдә булмаган вакытта; ул яшәгән заманда; сез күрмәгән чакта; син әле укырга кермәгән чакта; без бәләкәй чакларда; алар әле тумаган чорда. 90. Тәрҗемә итегез. Җөмләләр төзегез. Аларның әбиләре исән вакытта; авылларга газ кермәгән чорда; кояш чыкканда; самолетлар уйлап табылмаган заманда; таң аткан чакта; ләйсән яңгыр яуганда; дәрес әзерлисем килмәгәндә; әти ачуланган вакытта; уйламыйча сөйләгәндә; агачлар яфрак ярган вакытта; сугыш барган чорда. 91. Тәрҗемә итегез. Нинди кагыйдә әйтә аласыз? Мин эшләгәндә, миңа берегез дә комачауламагыз. Син, эшләгәндә, бөтен дөньяңны онытып эшлисең икән. Ул эшләгәндә, без аның янына килмәскә тырышабыз. Без эшләгәндә, балалар да гел безнең тирәдә йөриләр. Сез эшләгәндә, калганнар да эшләргә тиешме? Алар, эшләгәндә, кулларында ут уйнаталар. 92. Тәрҗемә итегез. а) Когда приходит врач, ты дома бываешь? Когда пришел врач, ты был дома? Когда придет врач, ты будешь дома? ә) Когда папа отдыхает, мы не шумим. Когда папа отдыхал, мы не шумели. Когда папа будет отдыхать, мы не будем шуметь. 93. Тәрҗемә итегез. Җөмләләр төзегез. Когда шла война. Когда дети часто болеют. Когда тебя не будет дома. Когда нам об этом скажут. Когда мамы беспокоятся. В то время, когда папа был маленьким. В то время, когда нас еще не было. В ту пору, когда нашего города еще не было. Когда вы долго не звонили. Когда ты со мной не разговариваешь. Когда мы об этом еще не знали. Когда сын поздно возвращался. 94. Тәрҗемә итегез. 1) Кунаклар залга үткәндә, балалар аларны басып алкышладылар. 2) Яңа шәһәр төзегәндә, бирегә күрше-тирә авыллардан күп яшьләр күченеп килделәр. 3) Класс җитәкчесе сөйләгәндә, ата-аналар игътибар белән тыңладылар. 4) Дустың авырганда, барып хәлен белергә онытма. 5) Аңламаганда, кул күтәреп, укытучыдан сорарга кирәк. 95. Нокталар урынына җәя эчендә бирелгән фигыльләрнең тиешлесен куеп, җөмләләрне күчереп языгыз. 1) Мин ...да, инде кич якынлашкан иде. 2) Төн уртасында берүзе уйланып ...да, Азатның башына әллә нинди шомлы уйлар килде. 3) Яшен ...дә, кара урман өстеннән яп-якты тасма сызылып үтте. 4) Язгы яңгырлар ...да, хәтта карт агачлар да, ничектер, яшәреп киткән кебек булалар. 5) Гел ...дә, инде ...дә, әтисе Раилгә яңа велосипед сатып алды. (Көтмә, яу, уян, өметләнмә, яшьнә, утыр.) 96. Тәрҗемә итегез. 1) Когда Алсу проснулась, дома уже никого не было. 2) Когда идет спектакль, нельзя входить в зрительный зал. 3) Когда спрашивают, надо отвечать. 4) Когда тебя хвалят, хочется де-лать еще лучше. 5) Когда мой папа болел, к нему часто прихо-дили друзья. 6) Когда на улице очень холодно, не хочется вы-ходить из дома. 7) Когда ты будешь звонить Ринату, не забудь спросить о здоровье его мамы. 8) Когда он приезжал в гости, ему всегда был и рады. Особые случаи употребления причастий прошедшего времени
Продолжение таблицы
<< Предыдущая страница ОГЛАВЛЕНИЕ Следующая тема >>
|
||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
Главная / | татарский язык изучающим / Нигматуллина Р.Р. (Содержание) / СЫЙФАТ ФИГЫЛЬ (ПРИЧАСТИЕ) - Үткән заман сыйфат фигыльнең урын-вакыт килешендә кулланылышы (Употребление причастий прошедшего времени в местно-временном падеже) |
© Сулейман Казанский.