И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле! Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы. Габдулла Тукай. |
||||||||||||||
|
||||||||||||||
|
Главная / татарский язык изучающим / Нигматуллина Р.Р. (Содержание) / СЫЙФАТ ФИГЫЛЬ (ПРИЧАСТИЕ) - КИЛӘЧӘК ЗАМАН СЫЙФАТ ФИГЫЛЬ (ПРИЧАСТИЕ БУДУЩЕГО ВРЕМЕНИ)
Причастие будущего времени имеет 3 формы. Первая форма образуется от основы глагола при помощи аффиксов: -ачак/-эчәк, если основа оканчивается на согласный; -ячак/-ячәк, если основа оканчивается на гласный. Например: Яз + ачак (тот, который напишет), эшлә + ячәк (тот, который будет работатъ). Причастие данной формы как имя употребляется в значении определения и соответствует русской кон-струкции который (куда, где) + глагол будущего вренмени. Например: Мин барачак шәһәр (город, куда я поеду), син торачак йорт (дом, где ты будешъ житъ). 97. Сыйфат фигыльләр ясагыз. Сүзтезмәләр языгыз, а) Үрнәк: Кил Ч киләчәк, киләчәк көннәр. Чакыр, тырыш, очраш, күр, үс, сип, эч, төш, сөрт, туктат, бир. б) Үрнәк: Аша Ч ашаячак, кич белән ашаячак аш. Ки, тыңла, үтүклә, ти, сөйлә, уйна, йокла, эзлә, бәйлә, тукта. 98. Тәрҗемә итегез. Мәйданга җыелачак халык. Сулаячак һава. Без тукталачак шәһәр. Син эшләячәк урын. Барачак юл. Туачак бала. Сөйләнячәк сүз. Без җыячак җиләк. Суган утыртачак кешеләр. Сиңа ошаячак кыз. Иртәгәгә мин өйрәнәчәк кагыйдә. Туристлар яшәячәк йорт. Тотачак акча. Газетага биреләчәк белдерү. Коннцерт куелачак бина. 99. Сүзтезмәләр языгыз. Тәрҗемә итегез. Үрнәк: Утыртачак бәрәңге. Югалачак, күрсәтәчәк, казыячак, күчәчәк, өйрәтәчәк, ашаячак, ыргытачак, яшерәчәк, атлаячак, өзеләчәк. 100. Тәрҗемә итегез. Җөмләләр уйлагыз. 1) Тема, которую нам предстоит выучить. 2) Город, куда я поеду. 3) Деревня, где я буду жить. 4) Деньги, которые мы получим. 5) Друг, с которым я познакомлюсь. 101. Җөмләләрне тәрҗемә итегез. 1) Укучылар укытучы аңлатачак авыр теманы игътибар бенлән тыңларга әзерләнделәр. 2) Без чыгарачак газетаның әле исеме дә юк. 3) Җыелышта ата-аналар күгәрәчәк проблемалар белән сез дә танышмы? 4) Укучылар концерт куелачак сәхнәне матур итеп бизәделәр. 102. Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрне чагыштырыгыз, мәгънәләрен аңлатыгыз. 1) Алсулар яшәячәк йорт тугыз катлы һәм бик матур икән.Ч Алсулар тугыз катлы бик матур йортта яшәячәк икән. 2) Бу шагыйрьнең әле язачак иң яхшы әсәре алдадыр дип өметләнәбез. Ч Бу өметле яшь шагыйрь әле бик матур шигырьләр язачак. 103. Нокталар урынына тиешле сүзтезмәләрне куеп языгыз. 1) Пассажирлар, перронга чыгып, ... көтә башладылар. 2) Киләсе атнада ... һәр класстан берничәшәр генә ата-ана чанкырылды. 3)... төзүчеләр бик тырышып әзерләнделәр. 4)... тенмасы да, исеме дә билгеле иде инде. 5) Егет, күңеленә ошаган кыз белән ... турында уйлап, татлы йокыга китте. (Язылачак әсәр, киләчәк поезд, уздырылачак җыелыш, булачак очрашу, булачак бәйрәм.) 104. Тәрҗемә итегез. 1) Ты хорошо знаешь школу, в которой будет учиться наш сын? 2) Мне жалко время, которое ты потеряешь. 3) Кто автор пьесы, которую мы будем ставить для родителей? 4) Портниха описала Лейсан модель платья, которое она сошьет ей на Новый год. 5) Ученый, который придет на встречу, очень из-вестный историк. Вторая форма причастия будущего времени образуется от спрягаемой основы глагола (3 л. ед. ч.) при помощи аффиксов -сы/-се. Причастие данной формы является определением следующего за ним существительного и соответствует придаточному определительному предло-жению с союзным словом который + глагол изъяви-тельного наклонения будущего времени. Например: Син әйтәсе сүзләр. (Слова, которые ты скажешь.) 105. Сүзтезмәләрне тәрҗемә итегез. Татарча сүзтезмәләр белән җөмнләләр уйлап языгыз. Мин аласы китап. Имтихан бирәсе көн. Чишәсе мәсьәлә. Даими эшлисе эш. Юлга чыгасы атна. Ерактан киләсе кунакнлар. Син чыгасы ишек. Укырга китәсе көз. Үткәрәсе туган көн. Күчереп язасы хат. Төзеләсе өй. Җәен салынасы юл. Зәңгәргә буяласы койма. Ачыласы яңа кибет. 106. Җөмләләрне тәрҗемә итегез. 1) Димәк, аның әле бу дөньяда эчәсе суы да, ашыйсы ризынгы да бетмәгән иде. 2) Минем хыялым Ч башта институтка керү, аннан соң күз күрер әле. 3) Без күчәсе яңа йортның ишенгалдында гына балалар бакчасы һәм мәктәп бар икән.4) Кызы кайтасы юлдан ана күзен дә алмый көтә. 5) Айрат республика буенча үткәреләсе олимпиадага бик җаваплы әзерләнде. 107. Исегездә калдырыгыз. Нишлисе бар (юк)? Ч Что (не) нужно сделать? Минем ашыйсым бар (юк). Синең ашыйсың бар (юк). Аның ашыйсы бар (юк). Безнең ашыйсыбыз бар (юк). Сезнең ашыйсыгыз бар (юк). Аларның ашыйсылары бар (юк). 108. Алдагы күнегүдә бирелгән үрнәк буенча төрләндерегез. а) Минем шалтыратасым бар. ә) Минем укыйсым юк. 109. Тәрҗемә итегез. 1) Минем тиз генә өйгә шалтыратасым бар, әнием көтәдер. 2) Без бүген авылга кайтабыз, әбиләрегезгә берәр нәрсә җибәрәсегез юкмы? 3) Улым, озак йөрмә, әле бүген бакчага да барасыгыз бар бит. 4) Нигә шулай ашыгасың, кая да булса барасың бармы әллә? 5) Айгөл бүген бик борчулы, аның иртәгә иртүк Казанга әзерлек курсларына китәсе бар. 6) Кичке ашка утырганчы, тиз генә кибеткә ипигә барып киләсем бар. 110. Исегездә калдырыгыз. Нишлисе иде...Ч Что-то сделать бы... 1) Их, бөтен эшне ташлап, табигатькә чыгасы иде дә рәхәтләнеп бер ял итәсе иде. 2) Минем бөтен хыялым: мәкнтәпне яхшы билгеләргә бетерәсе иде дә теләгән уку йортына керәсе иде. 3) Соңгы вакытта, нишләптер, бигрәк тә ардым, туйганчы бер йоклыйсы иде. 4) Их, әнием янына кайтып, банрысы турында да сөйләп бирәсе иде дә аның акыллы киңәшнләрен тыңлап, тынычланасы иде. 111. Җәя эчендәге фигыльләрне тиешле формага куеп, җөмләләрне күчереп языгыз. Нишлисе булыр? Ч Что надо будет делать? 1) Иртәгә җиләкләргә су (сип) булыр. 2) Кич белән мәйнданга дискотекага (бар) булма! 3) Бар, чыгып кит, күземә (күрен) булма! 4) Соңгы вакытта башым еш авырта, табибка (күрен) булыр. 5) Бүген эшне төшкә кадәр үк (бетер) булыр, кичен концертка барасым бар. 6) Күршеләрнең этләре бик усал, минсез аларга аяк та (бас) булма! 112. Исегездә калдырыгыз. Нишлисе килә? Ч Что хочется делать? Минем көләсем килә. Синең көләсең килә. Аның көләсе килә. Безнең көләсебез килә. Сезнең көләсегез килә. Ал арның көләселәре килә. 113. Җәя эчендәге фигыльләрне тиешле формага куеп, җөмләләрне күчереп языгыз. 1) Синең ничек (аша) килми, көннәр буе ач йөрисең? 2) Бүнген урамда шундый рәхәт, бер дә өйдә (утыр) килми. 3) Сезннең безгә нидер (әйт) килә бугай. 4) Чыгарылыш кичәсендә безнең ял базасына (бар) килә. 5) Аның бик тә җиләк (аша) килә, ләкин бакчага барып (җый) килми. 114. Исегездә калдырыгыз. Нишлисе калган? Ч Что надо было сделать? Минем барасым калган, китәсем калмаган. Синең барасың калган, китәсең калмаган. Аның барасы калган, китәсе калмаган. Безнең барасыбыз калган, китәсебез калмаган. Сезнең барасыгыз калган, китәсегез калмаган. Аларның барасылары калган, китәселәре калмаган. 115. Тәрҗемә итегез. 1) Кичә урманга барасым калмаган икән, салкын булыр дип уйламадым да. 2) Бу проблеманы вакытында хәл итәсегез калган, хәзер соң бит инде. 3) Тегендә утырасыбыз калган, мондагы урындыклар каты икән. 4) Сереңне аңа сөйлисең калмаган, ул бит бик ышанычсыз. 5) Идәннәрне бүген юасың калган, кызым, иртәгә вакытың булмас бит. 6) Аңа вакытын бушка үткәрәсе калмаган, имтихан сорауларын тагын бер тапнкыр карап чыгасы булган. Третья форма причастия будущего времени образуется от основы глагола при помощи аффиксов -ар/-әр, -р (после гласных); -ыр/-ер (после согласных), а в отрица- тельной форме----мас/-мэс. Например: Агар су Ч вода, которая течет; акмас су Ч непроточная вода. 116. Сүзтезмәләрне тәрҗемә итегез. Юклык формасына үзгәртегез. Үрнәк: Үтәр вакыт Ч үтмәс вакыт. Очар кош; башланыр көн; барыр юл; эшләр эш; килер бәхет; ышаныр кеше; ишетер сүз; көтәр кеше; менәр тау; кызганыр кеше; тәгәрәтер туп; ишетелер тавыш; исәр җил. 117. Сүзтезмәләрне тәрҗемә итегез. Барлык формасына үзгәртегез. Булмас эш; сөйләшмәс кеше; бетмәс көн; үтмәс төн; какншамас дуслык; саекмас чишмә; кабатланмас яшьлек; сүнмәс мәхәббәт; аерылмас дуслар; сынмас рух; аңламас бала; кирәкнмәс ярдәм; аңлашылмас сүзләр. 118. Җөмләләрне тәрҗемә итегез. 1) Бу кайгылы хәбәрне ишеткәч, ул барыр юлыннан туктап калды, әйтер сүзен әйтә алмады. 2) Кайтыр юл озын түгел кенбек иде, ләкин, кайта торгач, бик кыска да булып чыкмады. 3) Ялгыз гомер итүче бу карчыкның көтәр кешесе дә, кайтып ярдәм итәр балалары да юк иде. 4) Авыр хәлдә калган күрншеңә бирер киңәшең бер дә юкмыни? 5) Кайтыр булса кайтыр иде инде, бу вакытта да кайтмагач, димәк, бүтән көтмәскә кирәк. 119. Тәрҗемә итегез. Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрнең мәгънәләрен чагыштырыгыз. 1) Мәктәпкә керер вакыт та килеп җитте.Ч Ниһаять, ул да быел мәктәпкә укырга керер. 2) Алар гомер буе аерылмас дуснлар булып яшәделәр.Ч Ул беркайчан да якын дустыннан аенрылмас кебек иде. 3) Сиңа кайтыр юлларымда җәяүле буран. (Җыр) Ч Бу юллар мине туган авылыма алып кайтыр. 4) Классташлар белән саубуллашыр минутлар килеп җитте.Ч Тиздән ул классташлары белән дә саубуллашыр. 5) Бу кешегә шулкадәр бетмәс көч кайдан килә икән? Ч Бу кеше шулкадәр көчле, аның көче беркайчан да бетмәс кебек.
<< Предыдущая страница ОГЛАВЛЕНИЕ Следующая тема >>
|
|||||||||||||
Главная / | татарский язык изучающим / Нигматуллина Р.Р. (Содержание) / СЫЙФАТ ФИГЫЛЬ (ПРИЧАСТИЕ) - КИЛӘЧӘК ЗАМАН СЫЙФАТ ФИГЫЛЬ (ПРИЧАСТИЕ БУДУЩЕГО ВРЕМЕНИ) |
й Сулейман Казанский.