И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле! Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы. Габдулла Тукай. |
||||||||||||||
|
||||||||||||||
|
Главная / татарский язык изучающим / Нигматуллина Р.Р. (Содержание) / СЫЙФАТ ФИГЫЛЬ (ПРИЧАСТИЕ) - Үткән заман сыйфат фигыль (Причастие прошедшего времени)
Причастие прошедшего времени отвечает на вопрос нишләгән?, образуется от основы глагола при помощи аффиксов -ган/-гән, кан /кан. На русский язык переводится при помощи аффиксов на -вш-, -в-, -╗╗-. Например: Уянган бала (проснувшийся ребенок), укылган китап (прочитанная книга). 23. Тәрҗемә итегез. Калган эш; белгән шигырь; укыткан укытучы; югалган дәреслек; кыздырылган ит; арган әби; ашыккан кешеләр; куелган билгеләр; бәрелгән аяк; коелган яфраклар; җавап биргән укучы; су коенган балалар; ярдәм иткән кыз; ватылган тәлинкә; кайнаган сөт. 24. Сыйфат фигыльләрне нинди исемнәр белән кулланып була? Үрнәк: Юылган: идән, кер, чынаяклар, чалбар,... а) Җылынган, котлаган, аңлаган, катнашкан, ә) Казыган, казылган, сөйләгән, сөйләнгән, эшләгән, эшләннгән. 25. Исемнәрне нинди сыйфат фигыльләр белән кулланып була? Үрнәк: Чачаклар: утыртылган, өзелгән, бүләк ителгән,... Киңәш, йорт, күлмәк, көндәлек, кунаклар, имтихан, мисал. 26. Сыйфат фигыльләрнең антонимнарын языгыз. Үрнәк: Кергән ишек Ч чыккан ишек. Елаган бала; югалган китабың; арган кеше; килгән кунакнлар; бикләнгән кибет; тырышкан укучы; төшкән баскыч; утырган урын; яндырган ут; авырган күршем. 27. Тәрҗемә итегез. Обрадовавшийся мальчик; поставленная оценка; забытая тема; купленные продукты; выращенные овощи; выполненное упражнение; потерявшаяся кошка; испугавшийся ребенок; посаженная картошка; собравшиеся люди. 28. Тәрҗемә итегез. Җөмләләр төзегез. Әйтелмәгән сүзләр; киелмәгән киемнәр; җиңмәгән спортнчы; еламаган бала; бикләнмәгән ишек; аралашмаган күршенләр; уйланмаган эш; тәрҗемә ителмәгән җөмләләр; җыештынрылмаган бүлмә; чакырылмаган кунаклар; өлгермәгән алманлар; җылынмаган су. 29. Тәрҗемә итегез. Невымытые тарелки; невыученное правило; непроверен-ные тетради; ненайденная ручка; непришедшие зрители; неизученный язык; непроснувшийся малыш; непрочитанная газета; неотосланные письма; неожиданная встреча. 30. Сүзтезмәләрне юклык формасына үзгәртеп языгыз. Яуган яңгыр; киселгән икмәк; пешкән йомыркалар; тынрышкан дус; чапкан ат; рөхсәт сораган укучы; ялганлаган бала; ошаган фикер; килә алган кешеләр; гаҗәпләнгән тыңнлаучылар; онытылган әйбер. 31. Нокталар урынына тиешле сүзләр куеп, сыйфат фигыльләр төзеп языгыз. .ган таш .тән эш .кән аш .ган теш .кан баш .кан акча .кан бакча .кан елга .гән гаилә .ган кием ...ган билге ...ган сәгать ...кән кунак ...кән бәйрәм ...гән сүзләр 32. Тәрҗемә итегез. Бирелгән җөмләләрдән чыгып, нинди кагыйдә әйтә аласыз? Б. к. Сез яшәгән шәһәр, чыннан да, матур икән. И. к. Сез яшәгән шәһәрнең тарихы баймы? Ю. к. Сез яшәгән шәһәргә туристлар күп киләме? Т. к. Сез яшәгән шәһәрне кичә телевизордан күрсәттеләр. Ч. к. Сез яшәгән шәһәрдән безнең шәһәргә еракмы? У.-в. к. Сез яшәгән шәһәрдә нинди милләтләр яши? 33. Тәрҗемә итегез. 1) Дөрес җыелган дару үләннәренең генә файдасы була. 2) Мин ясаган машина макетына күргәзмәдә яхшы бәя бирнделәр. 3) Һәр көн иртән салкын су белән коенган кеше авырнмый. 4) Кечкенә баланы куркыткан эт, чыннан да, бик зур һәм усал иде. 5) Сез бүген биргән имтихан нинди фәннән иде? 6) Бүгенге бәйрәмдә матур итеп җырлаган теге кызның кем икәнен белмисезме? 7) Килгән кунакларны вокзалдан кунакнханәгә туры алып кайтырсыз. 34. Нокталар урынына җәяләр эчендә бирелгән тиешле сыйфат фингыльләрне куеп, җөмләләрне күчереп языгыз. 1) Мәктәптән киткәндә, без ... агачлар инде хәзер зур бунлып үскәннәрдер. 2) Өй эшләрен ... укучылар начар билге алндылар. 3) Яңа гына һавага ... самолет Төркиягә оча икән. 4) Китапханәдән ... китап сиңа реферат язарга ярдәм иттеме? 5) Әти-әниләр ... киңәшләр һәрвакыт файдалы була. 6) Авылндан әбиләре ... тәмле күчтәнәчләргә балалар сөенделәр. 7) Бөек Җиңүне ... һәм аңа ... бер генә кеше дә булмагандыр. 8) Урамнда ... балаларны сез таныдыгызмы? (Биргән, утырткан, җибәргән, эшләмәгән, күтәрелгән, шатланмаган, алган, уйнаган, көтмәгән.) 35. Нокталар урынына тиешле сыйфат фигыльләр куеп, җөмләләрне күчереп языгыз. 1) Дәрестә без ... диктант, чыннан да, авыр иде. 2) Яңа төнзелә ... йорт янында балаларга уйнарга рөхсәт ителми. 3) Поезддан ... юлчылар һәркайсы үз юлы, үз эше белән китеп бардылар. 4) Яз көне ... беренче җылы яңгырны бөтен табингать түземсезләнеп көтте. 5) Кичә туган көнен ... дустыма 15 яшь тулды. 6) Еш ... балаларга табиблар спорт белән шөгыльләнергә киңәш итәләр. 7) Имтиханнарын яхшы ... укучыларны укытучылар чын күңелдән котладылар. 36. Тәрҗемә итегез. 1) Вопрос, заданный мне, был очень легким. 2) Сестра, вернувшаяся с работы раныне нас всех, приготовила вкусный ужин. 3) Понравившаяся вам картина продавалась на послед-ней выставке. 4) Письмо, которое ты так долго ждал, сегодня наконец-то пришло. 5) Дети, которые всегда помогают своей маме, вырастают хорошими людьми. 6) Стол для гостей на-крыли в комнате, убранной по-праздничному. 7) Долго болев-ший мальчик сегодня вышел из больницы. 37. Хәзерге заман сыйфат фигыльләрне үткән заман сыйфат фингыльләргә үзгәртеп языгыз. Үрнәк: Ял итүче картлар Ч ял иткән картлар. Еш елаучы бала; укырга теләүче укучы; хуҗасын тыңланмый торган эт; чиста җыештыручы апа; яхшы уйнаучы музынкант; балаларны дәвалаучы табиб; начар ишетүче әби; еракка күчеп китүче туганнар; үзе йөри торган уенчык машина. 38. Тәрҗемә итегез. Үрнәк: Укучы ясаган хата.Ч Ошибка, сделанная учеником. Хата ясаган укучы.Ч Ученик, сделавший ошибку. 1) Агач утырткан бабай. Бабай утырткан агач. 2) Өстәл ясаган оста. Оста ясаган өстәл. 3) Укытучы тикшергән дәфтәрнләр. Дәфтәрләр тикшергән укытучы. 4) Туганнар язган хат. Хат язган туганнар. 5) Егет сатып алган чәчәкләр. Чәчәкләр сатып алган егет. 6) Тәлинкә ваткан сеңлем. Сеңлем ваткан тәлинкә. 7) Туңдырма яраткан бала. Бала яраткан туңдырма. 39. Тәрҗемә итегез. 1) Дети, убиравшие комнату. Комната, убранная детьми. 2) Учитель, поставивший хорошую оценку. Хорошая оценка, поставленная учителем. 3) Швея, сшившая красивое платье. Красивое платье, сшитое швеей. 4) Друзья, давшие хорошие советы. Хорошие советы, данные друзьями. 5) Девочка, потерявшая ключи. Ключи, потерянные девочкой. 6) Писа-тель, написавший интересный рассказ. Интересный рассказ, написанный писателем. 7) Зрители, услышавшие новую пес-ню. Новая песня, услышанная зрителями. 40. Тәрҗемә итегез. а) Бүләккә шатланган бала. Бала шатланган бүләк. Бала бүләккә шатланган. ә) Шигырьләр язган шагыйрь. Шагыйрь язган шигырьләр. Шагыйрь шигырьләр язган. б) Диванда йоклап киткән сеңлем. Сеңлем йоклап киткән диван. Сеңлем диванда йоклап киткән. в) Безгә хат язган туганым. Туганым безгә язган хат. Тунганым безгә хат язган. 41. Тәрҗемә итегез. а) Безнең яраткан укытучыбыз җәй көне икенче шәһәргә күчеп киткән. Җәй көне икенче шәһәргә күчеп киткән укынтучыбызны без бик ярата идек. Безнең яраткан укытучыбыз күчеп киткән шәһәр бик еракмы? ә) Авыр сугыш елларында түзгән халыкның җиңүгә ышаннычы нык булган. Халык түзгән авыр сугыш еллары күпме вакыт узса да онытылмыйлар. Җиңү киләсенә ышанып, ханлык нинди авыр сугыш елларында да түзгән. б) Түбәдән егылып төшкән кечкенә малайның аягы нык авыртканмы? Теге кечкенә малай егылып төшкән түбә бик биек булганмы? Безнең күршеләрнең кечкенә малайлары, үзнләре өйдә юкта, түбәдән егылып төшкән. 42. Тәрҗемә итегез. а) Слова, сказанные нам этим человеком, были очень нуж-ные. Человек, сказавший әти нужные слова, нам незнаком. Этот человек сказал нам очень нужные слова. ә) Люди, посадившие этот лее, оставили о себе хорошую память. Лее, посаженный этими людьми, приносит всем ра-дость и пользу. Когда-то давно хорошие люди посадили для нас этот лее. б) Новый дом, построенный отцом, виден издалека. Отец, построивший новый дом, доволен своей работой. Еще до мое-го рождения (пока я не родилея), отец построил в деревне дом. 43. Сорауларга җавап бирегез. 1) Дәрескә әзерләнмәгән бала гадәттә нинди билгеләр ала? 2) Спорт белән шөгыльләнгән кеше еш авырыймы? 3) Дусларынның акыллы киңәшләрен тыңламаган кеше дөрес эшлиме? 4) Фатирда газ исен сизгән кеше нишләргә тиеш? 5) Еш ялганнлаган балага ышаналармы? 6) Синеңчә, тәмәке тарткан кешеләрннең сәламәтлекләре нинди була? 7) Дәрестә тыңламаган укучы яңа теманы яхшы аңлый аламы? 8) Җилләтелмәгән бүлмәдә йокларга рәхәтме? 9) лУл пешмәгән╗ дип нинди кешегә әйтәләр? 44. Җөмләләрне тутырып языгыз. Күптән күрешмәгән дусларыбыздан .... Синең белән сөйләшкән кеше .... Су сибелмәгән түтәлдә ... . Яңа елны бергә каршылаган дусларыңның ... . Син казыган чокырга .... Әнием юган керләрне ... . Бик салкын көнне җылы киенмәгән кешеләр .... Диңгез буенда ял иткән апамнан .... Бу сорауга җавап таба алмаган дустыңа .... Урманда үскән чәчәкләрне ... . Елга уртасына кадәр йөзеп җиткән кешенең .... Бу авылда яшәгән кешеләрдән .... 45. Тәрҗемә итегез. 1) В трудные минуты он всегда вепоминает слова, сказаннные мамой. 2) В доме, в котором живет мой друг, уже месяц не работает лифт. 3) Сад, посаженный моим дедом, напоми-нает нам о нем. 4) Покрасневшие помидоры надо сегодня же собрать в деревянные ящики. 5) Ученики, хорошо знавшие татарский язык, участвовали на школьной олимпиаде. 6) Гу-бадия, испеченная мамой моего друга, понравилась всем гос-тям. 7) Моим одноклассникам, которые не торопились домой, разрешили остаться потанцевать. 46. Тәрҗемә итегез. Рус телендә охшаш мәкальләр табыгыз. 1) Эш эшләгән интекмәс, эшләмәгән көн күрмәс. 2) Алтын-көмеш яуган җирдән туган-үскән ил артык. 3) Эшләмәгән ашамый. 4) Йөри белмәгән юл бозар, сөйли белмәгән сүз бозар. 5) Белгән белгәнен эшләр, белмәгән бармагын тешләр. 6) Телнләр белгән Ч илләр гизгән. 7) Ата-ананы тыңлаган Ч адәм булган, тыңламаган Ч әрәм булган. 8) Акрын барган тиз җинтәр. 9) Авызы пешкән салкын суны да өреп эчкән. 10) Туган телен югалткан кеше үзен дә югалта. 47. Аерымланган сыйфат фигыльләргә игътибар итеп, җөмләләрне тәрҗемә итегез. 1) Старик, уставший от долгой дороги, сел отдохнуть. 2) Мне на помощь прибежали соседи, живущие недалеко от нашего дома. 3) Больному рассказали о современной больни-це, построенной недавно на окраине города. 4) Мальчик, упав-ший в глубокую яму, оказывается, приехал в гости к соседке. 5) Туристы медленно поднимались в гору по узкой тропе, за-росшей травой. 6) Девочка, испугавшаяся гуся, была, навер-ное, городской. 48. Иярчен аергыч җөмләләрне тәрҗемә итегез. 1) Я до сих пор помню песни, которые в детстве мне пела мама. 2) Наш класс собирает материал об известных людях, конторые родились в нашем городе. 3) Избушка, которая стояла на краю леса, сгорела в прошлом году. 4) Здание, в которое пере-ехал детский дом, находится в красивом месте. 5) Школа, из которой я ушел, была далеко от дома. 6) Задача, которую я не мог долго решить, оказалась очень простой. 7) Нас пригла-сили в комнату, которая была приготовлена специально для гостей. 49. Тәрҗемә итегез. Боерык фигыльләрне, шарт фигыльләрне, кире шарт фигыльләрне һәм сыйфат фигыльләрне табыгыз. НАРКОМАННАР БЕЛӘН ҮЗЕҢНЕ НИЧЕК ТОТАРГА? (Психолог киңәшләре) Наркоманнар белән эшлекле мөнәсәбәткә керергә киңәш ителми. Әгәр сез наркоман тарафыннан үзегезгә карата кынзыксыну сизәсез икән, аның яныннан тизрәк китәргә тырыншыгыз. Ул сөйләгән вакыйгалар еш кына теге яки бу рәвешле алдау өчен кереш сүз булып кына торалар. Күптән түгел генә танышкан, дуслашкан егет яки кызның наркоман икәнен белсәгез, ул бик кызыклы кеше булса да, наркотиклардан ваз кичәргә сүз бирсә дә, тиз арада аннан читләшергә тырышыгыз. Наркоман ышанычлы кеше түгел. Әгәр дә инде шулай да сезгә наркоман белән нәрсә дә булса хәл итәргә туры килсә, түбәндәгеләрне истә тотыгыз: 1. Әгәр мөмкин булса, аңа үзегезнең адресыгызны да, телефоныгызны да бирмәгез. Наркоманнар әйбер урлаудан тартынмыйлар, шуңа күрә алар үзләрен кызыксындырган әйнберләрне урлау юлларын белмәскә тиеш. 2. Ышаныч кәгазе бирсә дә, наркоманга әйберләрегезне, акчагызны ышанып тапшырмагыз. Ул аларны сатачак һәм барысын да наркотиклар алуга тотачак. Аны төрмәгә утыртнкан очракта да, акчагыз һәм әйберләрегез кире кайтмаячак. 3. Наркоман алдында һич тә алдашмагыз, әйткән сүзегезндән кире кайтмагыз. Башка кешеләрнең вәгъдәләрен нарконманнар яхшы хәтерлиләр һәм аларның сүзләрендә тормауланрын хәрәмләшүгә рөхсәт дип бәялиләр. Әгәр наркоман сезнең якын туганыгыз яки дустыгыз булса, нишләргә? Якын кешедән ничек баш тартасың ди?! Хәер, чыдар хәлләре калмаган кайбер ата-аналар балаларыннан баш тарткан очраклар да күп. Наркоманнарны караган, аларга хезмәт күрнсәткән якыннары өчен, бу Ч гомерлек авыр эш. Наркотиклар алу өчен, туганнарыннан оятсыз рәвештә даими акча таләп итүчеләр белән яшәүчеләр үзләре дә психик авыруга сабышырга мөмкин.
<< Предыдущая страница ОГЛАВЛЕНИЕ Следующая тема >>
|
|||||||||||||
Главная / | татарский язык изучающим / Нигматуллина Р.Р. (Содержание) / СЫЙФАТ ФИГЫЛЬ (ПРИЧАСТИЕ) - Үткән заман сыйфат фигыль (Причастие прошедшего времени) |
й Сулейман Казанский.