И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле! Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы. Габдулла Тукай. |
||||||||||||||
|
||||||||||||||
|
Главная / татарский язык изучающим / Нигматуллина Р.Р. (Содержание) / СЫЙФАТ ФИГЫЛЬ (ПРИЧАСТИЕ) - Үткән заман сыйфат фигыльнең баш килештә кулланылышы (Употребление причастий прошедшего времени в именителыюм падеже)
Если причастие прошедшего времени употреблено с частицей саен, то оно выражает: а) каждый раз, как повторяется действие причастия, повторяется и действие следующего за ним глагола. Например: Мин аны күргән саен кунакка чакырам. (Я приглашаю его в гости при каждой встрече.) б) чем долыпе продолжается действие причастия, тем все более и более усиливается действие следующего за ним глагола. Например: Йоклаган саен йоклыйсым килә. (Чем больше сплю, тем болыие хочется спать.) 58. Тәрҗемә итегез. 1) Мин Алсуны күргән саен кунакка чакырам, ләкин ул бер дә килми. 2) Айрат авылга кайткан саен, безгә кереп, хәл белнмичә китми. 3) Бала елаган саен, аның янына шулай йөгереп килергә кирәкме? 4) Бу кызны очраткан саен, Рөстәмнең күнңеленә шатлык тула иде. 5) Казанга барган саен, әнисе Раиләгә ниндидер күчтәнәч алып кайта. 6) Юган саен кием яңармый, ә искерә генә. 7) Балага сораган саен яңа уенчык сатып алмагыз. 59. Тәрҗемә итегез. 1) Каждый раз, когда учитель задает вопрос, он почему-то не может ответить. 2) Каждый раз, когда мама сердится и пла-чет, мне бывает стыдно за себя. 3) Каждый раз, когда будете садиться за стол, не забывайте помыть руки. 4) Каждый раз, когда у детей бывают дни рождения, она старается приготовить что-нибудь вкусное. 5) Каждый раз, когда я забывал дневник, мне приходилось бежать домой. 6) Каждый раз, когда ребенок болеет, нельзя давать так много лекарств. 7) Каждый раз, когда будешь надевать это платье, будешь вспоминать обо мне. 60. Тәрҗемә итегез. 1) Әнисе озаграк тынычландырган саен, Лилия ныграк еланды. 2) Иркәләгән саен, бала ныграк иркәләнә. 3) Күбрәк әйтнкән саен, әзрәк тыңлыйсың бугай син. 4) Яңгыр ешрак яуган саен, игеннәр өчен яхшырак. 5) Акча күбрәк булган саен җит-мирәк бугай ул. 6) Син кешеләргә яхшы булган саен, алар да сиңа яхшырак булыр дип уйлыйсыңмы? 7) Дару күбрәк эчкән саен, баланың организмы көчсезләнә бара. 8) Кешеләр, күбрәк укыган, күбрәк белгән саен, үзләренең нәсел тарихы белән ныграк кызыксыналар. Если употреблено причастие прошедшего времени со словами кебек, төсле, шикелле или с частицей -ча/-чэ, то оно переводится на русский язык как + глагол изъяви-тельного наклонения. Например: Мин сез яшәгән кенбек яши алмыйм. (Я не могу жить так, как вы живете.) 61. Тәрҗемә итегез. а) Син әйткән кебек; ул белгәнчә; алар саклаган кебек; әнинең яраткан шикелле; Сания жьфлаган кебек; сез ишеткәнчә; өлкәннәр кушканча; картлар хәтерләгәнчә; мин ышанган кебек; сез эшләгән кебек; балалар уйламаганча; аңа охшанмаган шикелле; кар явар төсле; эшли алмаслар төсле. ә) Үзен күргән кебек булам; аңлаган шикелле утыра; ачуланнышканнар кебек сизәм; үпкәләгән төсле йөри; төштә күргән шикелле булдым; шатланган булып кыланды; белмәгән кебек тыңладым; йоклаган кебек ята; кайгырган төсле күренәләр; елаган кебек тоела. 62. Җөмләләрне тәрҗемә итегез. Үрнәк: Бу җырны беркем дә сез җырлаган кебек, шулай матур итеп җырлый алмый.Ч Никто не сможет так хорошо петь эту песню, как вы. 1) Әниең теккән кебек матур тексәң, син дә яхшы тегүче булырсың. 2) Хәлләр алдагы хатыбызда язган кебек, бернинди үзгәрешләр юк. 3) Ул бу турыда бернәрсә дә белмәгән шикелле сөйләште. 4) Бәлешне әбием пешергән төсле тәмле итеп беркем дә пешерә алмый. 5) Күршеләрегезнең яңа йорты син сөйләгән шикелле үк зур түгел ич. 6) Өчпочмакларың шунндый тәмле булган, ашаган кебек тә булмадым. 7) Нигә сез үзенгез күргән кебек сөйләп утырасыз, бу турыда сезгә мин әйттем бит. 8) Җәйге ял шундый тиз үтеп китте, ял иткән кебек тә булмадым. 9) Барысы да кичә генә булган шикелле тоела. 10) Баланы беркем дә, беркайчан да аналар яраткан төсле ярата алмас. 63. Тәрҗемә итегез. 1) Никто мне так не нужен, как нужен ты. 2) Кто из вас сможет правильно решить все задачи, как решил Саша? 3) Мне кажется, они когда-то были знакомы. 4) Мы не можем сделать это так быстро, как сказали вы. 5) Почему ты сидишь так, как будто ничего не слышишь? 6) Его друг думает так же, как и он? 7) Әти двое разговаривали так, как будто меня не узнают. 8) Отец всегда ругает сына так, как будто в детстве сам не шалил. Послелог өчен после причастия прошедшего времени указывает на причину другого действия. Например: Ялганлаган өчен башыңнан сыйпамаслар. (За то, что обманул, тебя по головке не погладят.) 64. Тәрҗемә итегез. Җөмләләр төзегез. Вакытында килмәгән өчен; дөрес җавап бирмәгәнең өчен; гел соңга калганым өчен; булышмаганы өчен; хаталы язганыбыз өчен; тыңлап утырмаганыгыз өчен; киемнәрне пычратканнары өчен; акыллы булганыгыз өчен; еш елаганы өчен; сирәк кайтнканыгыз өчен; хат язмаганың өчен; дөреслекне яшергән өчен. 65. Нокталар урынына җәя эчендә бирелгән сүзләрнең тиешлесен куеп, җөмләләрне күчереп языгыз. Тәрҗемә итегез. 1) Контроль эшнең беренче биремендә хата ... өчен, укынтучы миңа л4╗ ле куйды. 2) Сүз ... өчен, балачакта миңа олынлардан еш эләгә иде. 3) Чебиләрне суда ... өчен, әбисе Дилә-рәне ачуланды. 4) Кич өйгә бик соң ... өчен, Айтуганны бүген урамга чыгармадылар. 5) Кунаклар алдында йөзгә кызыллык ... өчен, дәү әни оныкларын мактады. (Коендырган, китермәгән, ясаган, тыңламаган, кайткан. ) 66. Тәрҗемә итегез. 1) Мин моны син сораган өчен генә эшлим, башкалар сонраса, эшләмәс идем. 2) Кешеләр Ләйсәнне ягымлы булганы, өлнкәннәрне хөрмәт иткәне өчен яраталар. 3) Акчаңны югалтнканың өчен ачуланмыйм, алдый башлаганың өчен борчылам. 4) Контроль эшне яхшы эшләгәнебез өчен, бездән дә бигрәк укытучыбыз сөенде. 5) Тырышканың өчен л5╗ ле куям, акылнлы булганың өчен яратам, намуслы булганың өчен хөрмәт итәм сине, укучым. 67. Нокталар урынына тиешле сүзләрне куеп, җөмләләрне тутырып языгыз. (Нишләгәнем?) ... өчен ачуланмагыз. (Нишләгәнең?) ... өчен гафу үтен. (Нишләгәне?) ... өчен дискотекага җибәрмәгәннәр. (Нишләгәнебез?) ... өчен мактадылар. (Нишләгәнегез?) ... өчен директорга чакырталар. (Нишләгәннәре?) ... өчен бүләкләделәр. Причастие прошедшего времени со словами килеш и көе переводится на русский язык хотъ и... и пока не... . Например: Сорамаган килеш, әйтмә. (Пока не спро-сили, не говори.) Белмәгән килеш сөйли. (Хоть и не знает, а говорит.) 68. Тәрҗемә итегез. 1) Сукмаган килеш елый. 2) Юмаган көе авызыңа капма. 3) Үтүкләмәгән килеш кигән. 4) Пешермәгән килеш ашыйларнмы? 5) Аңламаган көе сөйләмәсеннәр. 6) Булдыра алмаган кинлеш эшләмәгез. 7) Пычранган көе йөрисеңме? 8) Санамаган кинлеш алдыңмы? 9) Дәрес әзерләмәгән килеш килгән. 10) Күрнмәгән көе нәрсә дип әйтим? 69. Тәрҗемә итегез. 1) Кызыгызны мәктәпкә авырган көе нигә җибәрдегез? 2) Үзем бармаган-күрмәгән көе, әлегә бернәрсә дә хәл итә алнмыйм. 3) Булдыра алмаган килеш теләсә нинди эшкә тотыннырга ярамый. 4) Басмагыз, утырган килеш кенә җавап биренгез. 5) Барлык туганнар да килеп бетмәгән килеш, өстәл янынна утырмыйк инде. 6) Малаегыз йөрергә өйрәнмәгән көе, шунндый кыйбатлы велосипед сатып алдыгызмы? 7) Көне буе аша-маган-эчмәгән көе йөреп, ашказаныңны бозасың бит. Причастие прошедшего времени со словами хәлдә, очракта переводится как в случае, если... , а при наличии после этих слов частицы да/дә, та/тә переводится даже если... . Например: Су булмаган очракта нишлибез? (Что будем делать, если не будет воды?) Яңгыр яуган очракта да барырга кирәк. (Нужно идти, даже если пойдет дождь.) 70. Тәрҗемә итегез. Кунаклар килмәгән хәлдә; таеп егылган очракта; беренче булып күргән очракта; аңламаган хәлдә; оныткан хәлдә; берни белмәгән очракта; бик күрәсе килгән хәлдә дә; биредә яшәгән очракта да. 71. Тәрҗемә итегез. 1) Җыелышка, әниең килә алмаган очракта, әтиең килсен. 2) Мин, булдыра алмаган очракта да, балаларыма барыбер ярндәм итәргә тырыштым. 3) Баласы ялгышып төрмәгә утырган хәлдә дә, ана аны барыбер акларга тырыша. 4) Туганнары авылга кайтмаган очракта, Асия аларга үзе барырга уйлый иде. 5) Авырып мәктәпкә озак йөри алмаган хәлдә дә, Шамил укуны ташламаска булды. 6) Беркем дә ярдәм итмәгән очнракта нишләргә уйлыйсыз? 7) Яратмаган хәлдә дә кеше белән шулай тупас сөйләшергә ярамый. Причастие прошедшего времени со словом булып пе-реводится со словами как будто-бы... и булып чыкты Ч оказалосъ, что... . Например: Укыган булып чыкты. (Оказалось, что прочитал.) Укыган булып утыра. (Притворяется, как будто-бы читает.) 72. Тәрҗемә итегез. 1) Ул, чыннан да, ялганламаган булып чыкты. 2) Аны Алсу күргән булып чыкты. 3) Ялгыш баргансыз булып чыктымы? 4) Анда да яңгыр яуган булып чыкты. 5) Әйтергә кушмаган бунлып чыкты. 6) Барыбер үзләренчә эшләгәннәр булып чыкты. 73. Тәрҗемә итегез. Җөмләләр төзегез. 1) Курыккан булып күренә. 2) Бик шатланган булып карншы ала. 3) Ачуланган булып әйтте. 4) Борчылган булып сораншалар. 5) Ашаган булып утыра. 6) Йоклаган булып ятабыз. 7) Сөенгән булып сөйлиме?
<< Предыдущая страница ОГЛАВЛЕНИЕ Следующая тема >>
|
|||||||||||||
Главная / | татарский язык изучающим / Нигматуллина Р.Р. (Содержание) / СЫЙФАТ ФИГЫЛЬ (ПРИЧАСТИЕ) - Үткән заман сыйфат фигыльнең баш килештә кулланылышы (Употребление причастий прошедшего времени в именителыюм падеже) |
й Сулейман Казанский.