И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле! Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы. Габдулла Тукай. |
||||||||||||||
|
||||||||||||||
|
Главная / татарский язык изучающим / Нигматуллина Р.Р. (Содержание) / СЫЙФАТ ФИГЫЛЬ (ПРИЧАСТИЕ) - Үткән заман сыйфат фигыльнең юнәлеш килешендә кулланылышы (Употребление причастий прошедшего времени в направительном падеже)
Причастие прошедшего времени с окончанием направительного падежа является основой причастного оборота, соответствующего придаточному изъяснительному предложению в русском языке. Например: Син килгәнгә без бик шат. (Мы очень рады. тому, что ты пришел.) 75. Истә калдырыгыз. Тәрҗемә итегез. а) Мин килгәнгә апа шат. Син килгәнгә апа шат. Ул килгәнгә апа шат. Без килгәнгә апа шат. Сез килгәнгә апа шат. Алар килгәнгә апа шат. б) Минем озак авырганыма әнием борчылды. Синең озак авырганыңа әнием борчылды. Аның озак авырганына әнием борчылды. Безнең озак авырганыбызга әнием борчылды. Сезнең озак авырганыгызга әнием борчылды. Аларның озак авырганнарына әнием борчылды. 76. Тәрҗемә итегез. 1) Мин татарча белмәгәнгә генә, ул русча сөйләште бугай. 2) Син аны хәтерләгәнгә, апам бик шатланды. 3) Шулай еш ялганлаганга, аны иптәшләре бер дә яратмыйлар. 4) Сез аның китабын яшергәнгә, ул үпкәләгән, ахры. 5) Без соң шалтыратканга ачуланмадыгызмы? 6) Алар барысы да алдагы көймәгә утырганга, безгә арттагысына калырга туры килде. Причастие прошедшего времени в направительном падеже в сочетании с некоторыми словами переводится: причастие прошедшего времени в направительном падеже + караганда (судя по... , смотря по...). причастие прошедшего времени в направительном падеже + күрә (из-за того, что... , потому что...). причастие прошедшего времени в направительном падеже + чаклы, кадәр (до тех пор, пока не...). 77. Тәрҗемә итегез. 1) Бу күңелсезлекләр башланганга чаклы, безнең классыбыз үзара бик тату яшәде. 2) Күп укыганга күрә, ул әдәбиятны яхшы белә. 3) Бер урында озак хәрәкәтсез басып торганга күрә, аның аяклары туңа башлады. 4) Синоптикларның хәбәр итүенә караганда, иртәгә көн аяз, болытсыз, кояшлы булырга тиеш. 78. Нокталар урынына җәя эчендә бирелгән фигыльләрнең тиешле формасын куеп, җөмләләрне күчереп языгыз. 1) Минем дустым бәйрәмгә син ... күрә генә килде. 2) Әниемнең телефоннан иркенләп ... караганда, ул беркая да ашыкмый. 3) Энемнең комлыкта тыныч кына......караганда, яңа уенчыгы аңа бик ошый. 4) Кунаклар......кадәр, табынны яңадан бер карап чык әле. 5) Ялгышыңны үзең ... чаклы, озак көтәргә туры килер, ахры. (Аңла, чакыр, килеп җит, сөйләш, уйнап утыр.) 79. Үткән заман сыйфат фигыльләрне юнәлеш килешендә кулланып, җөмләләрне тәрҗемә итегез. 1) Мама не пошла на собрание, потому что опоздала. 2) Дети заблудились, так как плохо помнили дорогу. 3) Лена не нашла наш дом, так как потеряла адрес. 4) Поезд поехал медленнее, так как стал приближаться к станции. 5) Растения любят солнце и воду, так как они нужны для жизни.
<< Предыдущая страница ОГЛАВЛЕНИЕ Следующая тема >>
|
|||||||||||||
Главная / | татарский язык изучающим / Нигматуллина Р.Р. (Содержание) / СЫЙФАТ ФИГЫЛЬ (ПРИЧАСТИЕ) - Үткән заман сыйфат фигыльнең юнәлеш килешендә кулланылышы (Употребление причастий прошедшего времени в направительном падеже) |
© Сулейман Казанский.