И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.

                     Габдулла Тукай.

 

  

 
 
 
 

 
 Главная / татарский язык изучающим / Нигматуллина Р.Р. (Содержание) / СЫЙФАТ ФИГЫЛЬ (ПРИЧАСТИЕ) - Үткән заман сыйфат фигыльнең чыгыш килешендә кулланылышы (Употребление причастий прошедшего времени в исходном падеже)


 

СЫЙФАТ ФИГЫЛЬ

(ПРИЧАСТИЕ)

 

Үткән заман сыйфат фигыльнең чыгыш килешендә кулланылышы

(Употребление причастий прошедшего времени в исходном падеже)

Причастие прошедшего времени в исходном падеже соответствует русской конструкции оттого что ... . Например : Ай буе яңгыр яумаганнан гына, җәйге таби­гатьнең матурлыгы кимемәде. (Оттого что целый месяц не было дождя, красота летней природы не уменьшилась.)

Причастие прошедшего времени в исходном падеже в сочетании с послелогом соң переводится после того, как совершилось какое-то действие, а с послелогом бирле аналогично русскому с тех пор, как совершилосъ какое-то действие... или с момента совершения какого-то действия... . Например: Син киткәннән соң, әни тынычлыгын югалтты. (После того, как ты уехал, мама потеряла покой.) Мәктәпне бетергәннән бирле, минем Катяны күргәнем юк. (С тех пор, как мы закончи-ли школу, я Катю не видел.)

82. Тәрҗемә итегез.

1) Син минем туган көнемә килмәгәннән, бәйрәм начаррак булмады. 2) Авырган балага дарулар күп биргәннән генә, аның хәле яхшырмады. 3) Дәресләргә йөри башлаганнан гына, укытучының миңа мөнәсәбәте үзгәрмәде. 4) Сез кон­цертта катнашмаганнан гына, бәйрәм өзелмәде. 5) Син исән­ләшмәгәннән генә, безнең кәеф төшмәде.

83. Тәрҗемә итегез.

1) Мәскәүдә бер тапкыр Яңа ел каршылаганнан бирле, ми­нем яңадан шунда барасым килә. 2) Апамнарның йортлары янында төзелеш башланганнан бирле, аларның балалары урамда рәхәтләнеп уйный да алмыйлар. 3) Укулар башлан­ганнан бирле, минем Леналарны күргәнем юк. 4) Кыярларга көн саен су сибә башлаганнан бирле, алар күзгә күренеп үсә­ләр. 5) Татарстан Республикасы суверенитет алганнан бирле, татар һәм рус телләре дәүләт телләре булып саналалар.

84. Җөмләләрне язып бетерегез.

1) Апам институтта укый башлаганнан бирле, ... . 2) Июнь ае башланганнан бирле, ... . 3) Зур ярышларда беренче тапкыр катнашканнан бирле, ... . 4) Татар телен өйрәнә башлаганнан бирле, ... . 5) Физкультура дәресендә аягын авырттырганнан бирле, ... . 6) Күршеләребез икенче шәһәргә күчеп киткәннән бирле, ... . 7) Беренче шигырен язганнан бирле, ... . 8) Әнием Мәскәүгә киткәннән бирле, ... . 9) Син килгәннән бирле, ... .

85. Тәрҗемә итегез.

1) С тех пор как приехал папа, мама стала реже болеть. 2) С тех пор как Саша перешел в другую школу, я его больше не видел. 3) С тех пор как брат уехал учиться в Турцию, мы с нетерпением ждем от него письма. 4) Сколько времени прошло с тех пор, как вы сделали в квартире ремонт? 5) С тех пор как собака соседей напугала меня, я боюсь всех собак.

6) С тех пор как Айрат женился, мы стали реже встречаться.

7) С тех пор как мы познакомились с Алсу, прошло 2 года.

86. Тәрҗемә итегез.

1) Яңгыр яуганнан соң, юллардагы тузан ниһаять басылды. 2) Салкын су белән бер мәртәбә коенганнан соң, гел коенасы килә икән. 3) Ярышларда беренче тапкыр уңышлы катнаш­каннан соң, аңа игътибар иткәннәр. 4) Сәяхәткә бергә барып 186

кайтканнан соң, алар аерылмас дусларга әйләнделәр. 5) Яшел­чәләрне җыеп алганнан соң, җирне кышка казып калдырыгыз.

87. Тәрҗемә итегез.

1) После того как он уехал жить в деревню, его друзья больше не звонят. 2) После того как мы посадили картошку, каждый день шли дожди. 3) После того как окончил курсы, я хорошо знаю компьютер. 4) После того как сделали операцию, его состояние улучшилось. 5) После того как моя сестра научилась шить, она стала красиво одеваться. 6) После того как Сережа один раз обманул меня, я ему больше не верю.

88. Җәя эчендәге сыйфат фигыльләрне тиешле формага куеп, җөмләләрне күчереп языгыз. Тәрҗемә итегез.

1) Бала йоклап (кит) соң, әни керләр юа башлады. 2) Поезд кузгалып китеп, әнисе күздән (югал) соң гына, кечкенә кыз елаудан туктады. 3) Дәреслеген (югалт) бирле, дустым биремнәрне миннән килеп ала. 4) Самолет, һавага күтәрелеп, тигез оча (башла) соң гына, мин курыкмый башладым. 5) Спорт белән шөгыльләнә (башла) соң гына, аның сәламәтлеге бераз ныгыды. 6) Ярты юлга җитеп, бераз (ял ит) соң, юлчылар сәяхәтләрен дәвам иттеләр.

Если после причастия прошедшего времени в исход-ном падеже следует то же причастие с аффиксом принад-лежности, то этим сочетанием выражается сравнение положительного и отрицательного действия того же причастия. Например: Килгәннән килмәгәне яхшырак. (Лучше было бы, если бы он не пришел (не приходил).

 

                                         << Предыдущая страница   ОГЛАВЛЕНИЕ  Следующая тема >>


   
Главная / татарский язык изучающим / Нигматуллина Р.Р. (Содержание) / СЫЙФАТ ФИГЫЛЬ (ПРИЧАСТИЕ) - Үткән заман сыйфат фигыльнең чыгыш килешендә кулланылышы (Употребление причастий прошедшего времени в исходном падеже)

© Сулейман Казанский.



Hosted by uCoz