И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле! Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы. Габдулла Тукай. |
||||||||||||||||||||||||||||||||
|
||||||||||||||||||||||||||||||||
|
Главная / татарский язык изучающим / Нигматуллина Р.Р. (Содержание) / БИЛГЕСЕЗ ҮТКӘН ЗАМАН (ПРОШЕДШЕЕ НЕОПРЕДЕЛЕННОЕ ВРЕМЯ)
Личные окончания глаголов прошедшего неопределенного времени Прошедшее неопределенное время употребляется, когда речь идет о прошедших событиях и действиях, которых говорящий сам не видел, а сообщает о них со слов других лиц или источников. Прошедшее неопренделенное время отвечает на вопрос нишләгән? и образует-ся от основы глаголы присоединением аффиксов: 1)- ган/гэн (к глаголам, основа которых оканчивается на гласный или звонкий согласный). Например: Уйла! Ул уйлаган (он ду мал). Бел! Ул белгән (он знал). 2) -кан/-кэн (к глаголам, основа которых оканчиваетнся на глухой согласный). Например: Ул кайткан (он приехал). Ул әйткән (она сказала).
84. Запомните спряжение глаголов в прошедшем неопределенном времени. Яз! Ул язган. Кайт! Ул кайткан. Кил! Ул килгән. Кит! Ул киткән. Мин язганмын, килгәнмен, кайтканмын, киткәнмен. Син язгансың, килгәнсең, кайткансың, киткәнсең. Ул язган, килгән, кайткан, киткән. Без язганбыз, килгәнбез, кайтканбыз, киткәнбез. Сез язгансыз, килгәнсез, кайткансыз, киткәнсез. Алар язганнар, килгәннәр, кайтканнар, киткәннәр. 85. Проспрягайте глаголы в прошедшем неопределенном времени. а) Дәвалан (лечись)! Борчыл (беспокойся)! Бәрел (ударься)! б) Ялганла (обманывай)! Тукта (стой)! Әзерлә (готовь)! 86. Образуйте глаголы прошедшего неопределенного времени. Үрнәк: Ул килде Ч ул килгән. Ул ачуланды. Ул уянды. Ул уятты. Ул гаҗәпләнде. Ул борчылды. Ул ялганлады. Ул рәсем ясады. Ул бүләк әзерләде. Ул сөйләде. Ул җибәрде. 87. Переведите. Объясните употребление форм прошедшего времени. 1) Әнием мине су коенырга җибәрмәде, ә Дамирны әнисе җибәргән. 2) Мин кичтән контроль эшкә әзерләнмәдем, ә Ли-лия әзерләнгән. 3) Кичә Айнур хоккейга бармады, ә дусты аны көткән. 4) Бүген Булат беренче дәрескә килмәде, чөнки ул йокнлап калган. 5) Кемдер агачны сындырган, ә мин аны бәйләп куйдым. 6) Миләүшә безнең йортыбыз яныннан үтеп киткән, ә без аны күрмәдек. 88. Ответьте на вопросы. 1) Синең әниең кайсы шәһәрдә (авылда) туган? 2) Ул мәктәптә ничек укыган? 3) Кайсы фәннәрне аеруча яраткан? 4) Әниеңнең дуслары күп булганмы? 5) Әниеңнең иң якын дустының исеме ничек булган? 6) Мәктәптән соң әниең эшләнгәнме яки укыганмы? Кайда? 7) Әниең белән әтиең кайчан бенренче тапкыр очрашканнар? 8) Аларга ничә яшь булган? 9) Алар кайчан өйләнешкәннәр (поженились)? 10) Син ничәнче елда тугансың? 89. Напишите глаголы по образцу. Үрнәк: Мин югалтам. Мин югалттым. Мин югалтнканмын. а) Ачулан! Җибәр! Ялганла! Бәйлә! б) Оныт! Тап! Бүләк ит! Сөйләш! 90. Подберите и напишите вместо точек глаголы, данные в скобках. Габдулла Тукай бик яшьтән ятим ...ган. Башта аның әтинсе, соңрак әнисе ...гән. Кечкенә Габдулла төрле гаиләләрдә ...кән. Ул күп авырлыклар ...гән. Ул бик нык ...ган, шуңа күрә аз ...гән. (Яз! Авыр! Кал! Яшә! Күр! Үл! Үс!) 91. Переведите, употребляя глаголы в прошедшем неопределенном времени. 1) О чем он написал в письме? 2) Я (оказывается) спал очень крепко и ничего не слышал. 3) Кто ей это сказал? 4) Ночью на улице прошел дождь. 5) Дети вернулись последним автобу-сом. 6) Вы (оказывается) вчера поймали много рыб. Поскольку отрицательная основа глаголов оканчи-вается на -ма/-мә, то отрицательная форма глаголов про-шедшего неопределенного времени всегда образуется при помощи -ган/-гән. Например: Елама! Ул еламаган (он не плакал). Сөйләмә! Ул сөйләмәгән (он не рассказывал). 92. Напишите глаголы в отрицательной форме. Ул егылган. Ул борчылган. Ул аңлаткан. Ул өйрәнгән. Ул көлгән. Ул җибәргән. Ул оныткан. 93. Запомните спряжение глаголов в отрицательной форме про-шедшего неопределенного времени. Белмә! Ул белмәгән. Мин нишләмәгәнмен? Без нишләмәгәнбез? Син нишләмәгәнсең? Сез нишләмәгәнсез? Ул нишләмәгән? Алар нишләмәгәннәр? Онытма! Ул онытмаган. Мин белмәгәнмен, онытмаганмын. Син белмәгәнсең, онытмагансың. Ул белмәгән, онытмаган. Без белмәгәнбез, онытмаганбыз. Сез белмәгәнсез, онытмагансыз. Алар белмәгәннәр, онытмаганнар. 94. Измените глаголы по лицам и числам. а) Балачакта мин күп авырмаганмын. б) Мин моңа гаҗәпләнмәгәнмен. 95. Напишите глаголы в прошедшем неопределенном времени. 1) Алар бәйрәмгә туганнарын гына чакыр... , башкаларны чакырма... . 2) Син бүген көндәлегеңне өйдә оныт... , ә менә уенчыгыңны онытма... . 3) Әбием мине дарулар белән дәванлама... , ә үләннәр белән генә дәвала... . 4) Бик кечкенә ванкытта мин көндез йокла... , ә төнлә бер дә йоклама... . 5) Сез табибка вакытында килмә... , соңга калып кил... . 6) Айгөл бу чынаякны юри ватма... , ялгыш кына ват... . 96. Спишите предложения, преобразуя глаголы в отрицательную форму. 1) Әнием бүген эшкә соңга калган, чөнки трамвайлар начар йөргән. 2) Син бу кофтаңны бик тиз бәйләгәнсең икән. 3) Айндарлар үткән ел Төркиядә ял иткәннәр бит. 4) Мин кечкенә вакытымда иртә сөйләшә башлаганмын. 5) Авылда кыр эшнләрен вакытында тәмамлаганнармы? 6) Элек тә бу шәһәрдә ханлык күп яшәгән. 7) Быел яңгыр күп яуган, шуңа күрә игеннәр бик яхшы үскән. 8) Айгөл имтиханнарга тырышып әзерләннгән, шуңа күрә яхшы билгеләр алган. 97. Переведите. Преобразуйте глаголы прошедшего неопределенного времени в прошедшее определенное. Үрнәк: Әнисе көткән Ч әнисе көтте. 1) Айнурны әнисе сәгать тугызга кадәр көткән, ә ул бик соң кайткан. 2) Соңгы елларда аларның гаиләсе тагын Казанда яшәгән. 3) Алия диктантын яза алмаган, шуңа күрә укытучынсы аңа кагыйдәләрне кабатларга кушкан. 4) Сугыш вакынтында Татарстанга башка өлкәләрдән бик күп завод-фабри-калар күчеп килгәннәр. 5) Татарлар революциядән соң да латин графикасында язганнар. 6) Илшатны барлык дуслары да туган көне белән котлаганнар, ә син оныткансың. 7) Кечнкенә вакытта без абыем белән дус булмаганбыз, гел сугышнканбыз. 98. Спишите текст, используя глаголы в форме 3 лица ед. числа (он) прошедшего неопределенного времени. Мин дәресләремне әзерләдем: рус теленнән кагыйдәләрне кабатладым, татар теленнән күнегү яздым, геометриядән теореманы өйрәндем. Ә менә алгебрадан мәсьәләне эшләмәдем, чөнки мин ул формуланы белмим. Кичә мин ашханәдә дежур булдым һәм дәрестә булмадым. Бүген теманы дәреслектән үзем укыдым, ләкин бернәрсә дә аңламадым. Шуңа күрә мин мәктәпкә иртәрәк барырга һәм классташларымнан ярдәм сорарга телим. 99. Напишите вместо точек подходящие по смыслу глаголы в про-шедшем неопределенном времени. Минем күршем Азат быел җәйне авылда ... . Ул еш урманга ... , анда җиләк .... Әнисе бу җиләктән тәмле варенье ... . Азат авыл малайлары белән күл буена ... . Алар анда су ... , балык .... балык ашы .... Азат авылда бик яхшы ... .Ул шәһәргә августның соңгы көннәрендә генә ... , чөнки авылда аңа бик рәхәт .... Бу турыда Азат миңа үзе сөйләде. 100. Закончите предложения. 1) Лилия бүген беренче дәрескә соңга калган, чөнки .... 2) Абыем институтта укырга тели, шуңа күрә ... . 3) Балалар укытучыларын бәйрәм белән котларга теләгәннәр, ләкин ... . 4) Кичә син миңа шалтыраткансың, ә ... . 5) Кечкенә малай агач башына менгән, шуннан соң ... шулай да ... . . 6) Төнлә кар яуган, 101. Спишите предложения, используя глаголы в скобках в нужной форме. 1) Моннан бик күп еллар элек бик еракта, Таулы авылында Хәйдәр исемле бер кеше (яшә) ди. 2) Хәйдәрнең аты (бул). 3) Җәй (үт) дә, көз (җит), һәм Хәйдәр урманга утынга (кит). 4) Ул иртән (чыгып кит), кичкә (барып җит). 5) Урманда атын агачка (бәйлә), ә үзе эшли (башла). 102. а) Переведите. Каюм Насыйри, һәр язны үзенең туган авылына кайтып, анда гади халык белән бергә кырда эшләгән. Җәйләрен төрле авылларда тарихи истәлекле урыннарны карап, тикшереп йөргән. Менә шул вакытта халык белән якыннан аралашкан, аның сөйләм телен өйрәнгән, авыл картларыннан фольклор материалларын җыйган. Каюм Насыйри, акыл хезмәте белән беррәттән, кул хезмәте белән дә шөгыльләнгән. Ял вакытнларында ул физик эш эшләргә тырышкан, агач эшен бик яратнкан, рәсем ясаган, карта сызган. б) Билгесез үткән замандагы фигыльләрне билгеле үткән заманга үзгәртеп языгыз. (Найдите глаголы и напишите их в прошедшем определенном времени.) Үрнәк: Эшләгән Чэшләде. 103. Прочитайте отрывок из письма Марата, написанного другу Илынату. Перепишите текст от лица Илыната. Шәһәребездә матур бәйрәмнәр күп була. Ьәр көз мәктәптә өлкәннәр көне үткәрәбез, чөнки безнең шәһәрдә олы яшьтәге кешеләр күп. Алар бу бәйрәмне яраталар, аны ел буе көтәләр. Без быел да бәйрәмгә тырышып әзерләндек. Бу көнне мәктәпкә кунаклар килделәр. Без аларны каршы алдык, мәкнтәбебезне күрсәттек. Безнең мәктәп Ч шәһәрдә иң матур мәкнтәпләрнең берсе, ул кунакларга да бик ошады. Мәктәп дирекнторы кунакларны ашханәгә чакырды. Өстәлләрдә тәмле ринзыклар һәм кайнар чәй иде. Без өлкәннәргә концерт куйдык, биедек, җырладык. Кунаклар бәйрәм өчен укытучыларга һәм безгә рәхмәт әйттеләр. Алар мәктәптән өйләренә бик шат күңел белән кайтып киттеләр. Үрнәк: Минем дустым Марат шәһәрдә яши. Аларның шәһәрендә ... (дәвам итегез) 104. Переведите. Объясните употребление форм глаголов прошедшего времени. 1) Татарстанның гимнын композитор Рөстәм Яхин язган. 2) Мин Айсылуга ике хат яздым, ә ул нигәдер берсенә дә җавап бирмәде. 3) Бөек Ватан сугышы кайчан башланган, әйтегез әле. 4) Кичә язучылар белән очрашу вакытында башланмады, чөнки кунаклар соңга калып килделәр. 5) КамАЗ ничәнче елларда төзелгән, беләсезме? 6) Габдулла Тукай балалар өчен дә, олылар өчен дә язган. 7) Син бу шигырьләрне, чыннан да, үзең яздыңмы?
<< Предыдущая тема ОГЛАВЛЕНИЕ Следующая тема >>
|
|||||||||||||||||||||||||||||||
Главная / | татарский язык изучающим / Нигматуллина Р.Р. (Содержание) / БИЛГЕЛЕ ҮТКӘН ЗАМАН (ПРОШЕДШЕЕ ОПРЕДЕЛЕННОЕ ВРЕМЯ) |
й Сулейман Казанский.