И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле! Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы. Габдулла Тукай. |
|||||||||||||||||||||||||||||
|
|||||||||||||||||||||||||||||
|
Главная / татарский язык изучающим / Нигматуллина Р.Р. (Содержание) / СЫЙФАТ (ИМЯ ПРИЛАГАТЕЛЬНОЕ) - АСЫЛ СЫЙФАТЛАР (КАЧЕСТВЕННЫЕ ПРИЛАГАТЕЛЬНЫЕ)
АСЫЛ СЫЙФАТЛАР (КАЧЕСТВЕННЫЕ ПРИЛАГАТЕЛЬНЫЕ) Выражают качество, признак предмета, которые могут обозначать: а) свойства и качества предметов, непосредственно воспринимаемые органами чувств (вкус, температура, вес, форма и величина предметов), например: җылы (теплый), сары (желтый), җиңел (легкий), зур (боль-шой) и т.д.; б) физические качества людей и животных, например: карт (старый), сукыр (слепой), сәламәт (здо-ровый); в) качества характера и склада ума, например: саран (скупой), усал (злой), акыллы (умный); г) пространственно-временные качества и отношения, например: якын (близкий), озак (долгий), туры (прямой). Качественные прилагательные имеют антонимы: Тиз әкрен (быстрый медленный), коры юеш. (сухой мокрый) и т. д. 1. Спишите прилагательные парами, подбирая антонимы. Үрнәк: Ялкау тырыш, (ленивый старательный). Вак, тәбәнәк, куе, иске, яшь, дөрес, ялгыш, каты, тиз, карт, йомшак, әкрен, буш, сыек, тулы, ярлы, эре, бай, биек, яңа. 2. Найдите и напишите синонимы данных прилагательных. Яхшы, матур, шапшак, кечкенә, зур, ялгыш. Качественные прилагательные образуют степени сравнения:
3. Напишите предложения по образцу. Используйте антонимы, данные в скобках. Үрнәк: Агач үләннән биегрәк. Үлән агачтан тәбәнәгрәк. 1) Китап дәфтәрдән калынрак. 2) Бабам әбиемнән олырак. 3) Таш җирдән катырак. 4) Кызлар малайлардан пөхтәрәк. 5) Җәйге яңгыр көзге яңгырдан җылырак. (Салкын, юка, яшь, шапшак, йомшак.) 4. От данных парных словосочетании составьте по два предложения по образцу. Үрнәк: Яңа бүрек иске бүректән матуррак һәм җылырак. Иске бүрек яңа бүректән ямьсезрәк һәм салкынрак. Яшел алма кызыл алма. Сулы чиләк сусыз чиләк. Сөтле чәй сөтсез чәй. Җәйге каникуллар кышкы каникуллар. 5. Допишите окончания. 1) Җәй яз... җылы... . 2) Боз кар... каты... . 3) Әти әни... көчле... . 4) Ай атна... озын... . 5) Помидор суган... эре... . 6) Диңгез елга... тирән... . 6. Выберите и напишите вместо точек подходящие по смыслу слова. ЯЛ КӨНЕ БАКЧАДА Безнең гаиләбез бик ... , без һәрвакыт бер-беребезгә булышабыз, һәр эшне бергә эшләргә тырышабыз. ... көз җитте. Без бүген гаиләбез белән бакчага барабыз. Бакча шәһәрдән ... түгел, шуңа күрә без анда ... барабыз. Бакчада һәрвакыт эш күп. Җәй көне без энем белән түтәлләргә су сибәбез, чүп утыйбыз. Быел яшелчә уңышы бик ... булды. Җиләк-җимеш уңышы да ... түгел. Әниемнең кулында ... кәрзин, ул анда ... алмалар җыя. Быел алма бик ... һәм .... Ә энем белән мин чиләкләргә помидор җыябыз. Мин энемнән ...рак, шуңа күрә минем чиләгем дә ...рак. Аның чиләгенә ...рәк помидорларны салабыз. Ә әтием иң ... эшне эшли, чөнки ул гаиләбездә иң ... кеше. Без барыбыз да тырышып эшлибез, шуңа күрә безгә бик .... (Көчле, тату, кечкенә, күңелле, еш, алтын, зур, ерак, олы, авыр, вак, тәмле, яхшы, начар, баллы.) 7. Допишите окончания и подходящие по смыслу прилагательные. Үрнәк: Апрель ае март аеннан җылырак. 1) Кышкы көн язгы көн.......2) Татар теле рус теле....... 3) Идел елгасы Чулман елгасы.......4) Казан шәһәре Әлмәт шәһәре.......5) Авыл һавасы шәһәр һавасы.......6) Әниемнең куллары әтиемнең куллары....... 8. Сравните данные пары слов, используя как можно больше прилагательных. Үрнәк: Математика кабинеты тарих кабинетыннан зуррак, киңрәк, яктырак, чистарак, матуррак. Авыл кибете шәһәр кибете. Чишмә суы елга суы. Җәлил урамы Тукай урамы. Наиләнең дәфтәре Азатның дәфтәре. 9. Напишите вместо точек подходящие по смыслу прилагательные в сравнительной степени. 1) Безнең сыйныфта Рамилдән дә ... һәм ... малай юк бугай. 2) Абыем һәрвакыт ... капчыкларны күтәрә, чөнки ул миннән ... . 3) Энем кулына ... чиләкне ала һәм анда ... бәрәңгеләрне җыя. 4) Алабуга шәһәре Чаллы шәһәренә һәм башка шәһәрләргә караганда ... . 5) Быел ни өчендер бакчада уңыш ... һәм ... булды. 10. Переведите. 1) Наш новый диван красивее и мягче старого дивана. 2) Варенье слаще и вкуснее сахара. 3) Черный хлеб полезнее белого хлеба. 4) Мальчики должны быть смелее и сильнее девочек. 5) Город Москва больше города Казани. 6) Лесной воз-дух чище городского воздуха. 7) Мой брат старше и умнее меня. 11. Переведите. Найдите прилагательные и наречия. 1) «У» витамины кәбестәдә башка яшелчәләргә караганда күбрәк. 2) Җәйге эссе көннәрдә авылда рәхәтрәк. 3) Эрерәк бәрәңгедә вагына караганда нитратлар әзрәк була икән, шуңа күрә ул файдалырак. 4) Шифаханәнең яңа бинасы шәһәрдән читтәрәк, бик матур бакча эчендә урнашкан. 5) Мин бу тәмле һәм хуш исле чәйне бер чынаяк эчтем, әнием икене эчте. Әбием чәйне барыбызга караганда ныграк ярата, шуңа күрә ул өстәл яныннан иң соңгы булып китте. 6) Әй туган җирем! Синнән дә якынрак, синнән дә матуррак, синнән дә кадерлерәк нәрсә бар соң бу дөньяда?! 7) Балаларга йокларга урынны верандага әзерләргә кирәк, шулай әйбәтрәк булыр, чөнки анда иркенрәк тә, һавасы да салкынрак. 12. Напишите словосочетания по образцу. Үрнәк : Иң зур шәһәр шәһәрләрнең иң зуры(сы). Иң баллы җимеш җимешләрнең иң баллысы. а) Иң дөрес җавап, иң озын урам, иң юан агач, иң кызык китап, иң йомшак урындык, иң бөек язучы, иң якын туган, иң салкын көн, иң сай елга. б) Иң акыллы бала, иң эре алма, иң тәмле җиләк, иң тулы чиләк, иң караңгы төн, иң уңайлы урын, иң чиста идән, иң якты бүлмә, иң күңелле бәйрәм, иң якты йорт, иң яхшы кеше, иң кечкенә авыл. 13. Переведите. Үрнәк: Который из детей самый маленъкий? Балаларның иң кечкенәсе кайсысы? Который из детей самый умный? Которая из собак самая злая? Которая из гор самая высокая? Которая из тетрадей самая грязная? Который из месяцев самый короткий? Который из предметов самый трудный? 14. Переведите. Үрнәк : Которые из уроков самые легкие? Дәресләрнең иң җиңелләре кайсылары? Которые из детей самые дружные? Которые из упражнений самые нужные? Которые из овощей самые полезные? Которые из школ самые лучшие? Которые из друзей самые близкие? Которые из рек самые глубокие? От качественных прилагательных образуются отвле-ченные имена существительные с аффиксом -лык/-лек. Например: усал усаллык (злость), хәйләкәр хәйләкәрлек (хитростъ). 15. Образуйте от прилагательных существительные, переведите. Яшел, бай, коры, тиз, ярлы, кызыл, авыр, сәламәт. 16. Переведите. Найдите похожие выражения в русском языке. 1) Сәламәтлек зур байлык. 2) Матурлык туйда кирәк. 3) Яхшылык җирдә ятмый. 4) Батырлыкта матурлык.
<< Предыдущая страница ОГЛАВЛЕНИЕ Следующая тема >>
|
||||||||||||||||||||||||||||
Главная / | татарский язык изучающим / Нигматуллина Р.Р. (Содержание) / СЫЙФАТ (ИМЯ ПРИЛАГАТЕЛЬНОЕ) - АСЫЛ СЫЙФАТЛАР (КАЧЕСТВЕННЫЕ ПРИЛАГАТЕЛЬНЫЕ) |
© Сулейман Казанский.