И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле! Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы. Габдулла Тукай. |
||||||||||||||
|
||||||||||||||
|
Главная / татарский язык изучающим / Нигматуллина Р.Р. (Содержание) / АЛМАШЛЫК (МЕСТОИМЕНИЕ) - БИЛГЕЛӘҮ АЛМАШЛЫКЛАРЫ (ОПРЕДЕЛИТЕЛЬНЫЕ МЕСТОИМЕНИЯ).
К определительным местоимениям относятся: һәр (каждый, всякий); барлык, барча, һәммә (весь); бөтен (весь, целый); үз (собственный). Местоимения бөтен, барча, барлык, һәммә, употреб-ляясь перед существительным, выполняют функцию при-лагательного и не изменяются по лицам и числам. Например: Бөтен шәһәрдә юк (во всем городе нет). Бөтен шәһәрне белмим (весь город не знаю). 8. Переведите. а) Бөтен җәй, барлык кунакларга, һәммә кешеләр өчен, барча дусларыма,бөтен сорауларга, барлык уку йортларында, бөтен җирдән, барлык кибетләрне, бөтен гаилә турында. б) Все время, во всех странах, во все дома, для всех друзей, от всех родственников, вместе со всеми детьми, во все двери, всех людей, обо всех делах. 9. Переведите. 1) Мин бөтен урманны йөреп чыктым, беркайда да бу үләннне тапмадым. 2) Сабантуй Ч барлык татар халкының иң яраткан бәйрәме. 3) Гадәттә без бөтен җәйне елга буенда су коенып үткәрә идек. 4) Һәммә кешеләрнең дә сүзләренә ышаннырга ярамый. 5) Бу көннәрдә барча халык болында печәндә иде. 6) Алия барлык сүзләрне дә тәрҗемә итте, ләкин барыбер текстны аңламады. 7) Җыелышка барлык укучыларның да әти-әниләрен чакырабыз. 8) Бөтен бүлмәләрдән, шау-гөр кинлеп, балалар йөгереп чыктылар. Местоимения бөтен, барча, барлык, һәммә могут вы-ступать в роли существительного, тогда они изменяются по категориям падежа и принадлежности. 10. Запомните. Барыбыз, бөтенебез, һәммәбез, барчабыз Ч мы все. Барыгыз, бөтенегез, һәммәгез, барчагыз Ч вы все. Барысы, бөтенесе, һәммәсе, барчасы Ч они все. 11. Переведите. Определите падеж местоимений. Барыгызга да сәлам. Ьәммәбездә дә бар. Барыгыздан да сорарга телим. Бөтенесе дә беләме? Бөтенесен дә чакырдыларнмы? Барыбызны да хәтерли. Һәммәбез өчен дә кирәк. Барчанбыз да бар. Бөтенесен дә күрдем. Барысына да ошаган. Барынбызның да шатлыгы. Бөтенегезне дә көтәләр. Һәммәгезгә әйтәм. 12. Переведите. Полезно для всех нас. Вас всех пригласили? Нам всем очень нравится. У вас у всех есть? У них у всех пятерки. По-далыне от всех вас. Думаю о всех нас. Их всех хорошо знают. 13. Измените словосочетания по образцу и запишите. Үрнәк: Барлык балалар Ч балаларның барысы. Бөтен укучылар, һәммә кеше, барча халык, бар дәресләр, барлык җаваплар. 14. Напишите вместо точек определительные местоимения в нужной форме. 1) Әнием оныкларының ... бертигез ярата. 2) Бүген ... яхшы җавап бирдек, шуңа күрә укытучыбыз елмая. 3) Сезнең ... әти-әниләрегез, туганнарыгыз бардыр. 4) Бәйрәмгә малайнларның ... да ак күлмәк, кара чалбар киеп килергә тиеш. 5) Бүген сезнең ... өчен дә бик истәлекле көн. 6) Авылдагы туганнарыгызның ... сезгә күп сәлам тапшырам. 7) Әти-әни ... югары белем бирергә тырыштылар. 8) Татарстанда милләтнләрнең ... тигез хокуклы. 9) Тирә-як авылларның ... мәктәпнләр һәм балалар бакчалары бар. 10) Бу гармуннарның ... шушы оста ясаган. 15. Измените предложения по образцу. Үрнәк: Барлык тәлинкәләрне дә юарга кирәк.-кәләрнең барысын да юарга кирәк. Тәлин- 1) Барлык балаларга да рәхмәт әйтәсебез килә. 2) Һәр өстәлдә матур чәчәкләр, чәй һәм тәмле ризыклар бар. 3) Бөнтен кызларны да бәйрәм белән котларга онытмагыз. 4) Түтәлндәге бөтен җиләкләр дә инде кып-кызыл. 5) Биредә бөтен бәйнрәмнәрдә дә шулай кеше күп буламы? 6) Һәммә бүлмәләрдә тәртип һәм чисталык булырга тиеш. 7) Барча сорауларга да уйлап җавап бирегез. 8) Барлык ерткыч хайваннар да ит белән тукланалар. Местоимение һәр, употребляясь перед существи-тельным, является его определением и никогда не изме-няется. Например: һәр кеше (каждый человек), һәр кешедән (от каждого человека). Местоимение һәр, соединяясь со словами бер, кайсы, образует слова һәрбер, һәркайсы, которые могут употреб-ляться с аффиксами принадлежности и падежей. 16. Переведите. а) Һәрбер бала, һәрбер бакчада, һәр сүзне, һәрбер кеше өчен. б) В каждом предложении, каждого ребенка, у каждого дома, от каждого вопроса, с каждым праздником, для каждой семьи, каждую неделю, каждой маме. 17. Запомните. (Безнең) һәрберебез, һәркайсыбыз Ч каждый из нас. (Сезнең) һәрберегез, һәркайсыгыз Ч каждый из вас. (Аларның) һәрберсе, һәркайсысы Ч каждый из них. 18. Переведите. Определите падеж местоимений. Һәрберебез дә белә. Һәрберегезгә дә хәбәр бирдек. Һәрбернсеннән дә сорадыңмы? Һәрберсендә дә юк. Һәрберебезне хәтернли. Һәрберегездән дә хат көтәбез. 19. Переведите. Определите лицо и падеж местоимений. 1) Звоноктан соң һәркайсыгыз үз урыныгызга утырыгыз. 2) Бу кагыйдәләрнең һәркайсысы безгә ел буе кирәк булачак. 3) Һәркайсыбыз тырышып укырга тиеш. 4) Әти-әниләрне картлыкларында тәрбияләү Ч һәркайсыбызның бурычы. 5) Бу журналларның һәркайсын үз урынына куй. 6) Аларның һәрберсенә дә хәбәр бирдегезме? 7) Бу авылда Илшат һәр кеншене белә, һәрбер йорт аңа таныш. 8) һәр эшнең үз тәртибе бар. 20. Допишите местоимения. Поставьте к ним вопросы. 1) Әнием безнең һәр... бу турыда кат-кат әйтте. 2) Мин сезнең һәр... яхшы беләм һәм һәр... ярдәм итәргә әзер. 3) Укучылар бәйрәмгә укытучыларның һәр... чәчәк бәйнләмнәре әзерләделәр. 4) Ул әби ел буе балаларының һәр... турында уйлый һәм һәр... сагынып яши. 5) Син ничек шулай һәр... туган көнен хәтерлисең һәм һәр... бүләк әзерләргә онытмыйсың? 6) Бу кеше ни өчендер сезнең һәр... турында да сорады. 7) Габдулла Тукайның исеме татар балаларының һәр... өчен дә кечкенәдән таныш һәм якын. 8) Өстәлдәге ризыкларның һәр... авыз итегез, аларның һәр... әнием пешерде. Местоимение үз, употребляясь в функции прилагатель-ного, не изменяется, употребляется в значении лсвой╗, лсобственный╗. К определяемому существительному после него обязательно присоединяется аффикс принадлеж-ности. Например: уз бакчамда (в своем саду). Местоимение уз может употребляться и самостоя-тельно. В этом случае оно обязательно получает аффикс принадлежности и падежа. Например: Үзеңне макнтама (не хвали себя). 21. Переведите. Определите падеж местоимений. 1) Мин үзем дә яхшы беләм. 2) Бу минем үземнең сүзленгем түгел. 3) Минем үземә дә һәрвакыт вакыт җитми. 4) Ирнтәгә минем үземне дә кунакка чакырдылар. 5) Минем үземннән дә ай саен газетага мәкалә сорыйлар. 6) Бәйрәмдә минем үземдә дә кунаклар була. 22. Переведите. Составьте предложения. Үзем, үзем дә, үземдә, үземдә дә. 23. Переведите. 1) Я сама шью. 2) У меня есть своя ручка. 3) Мне самому надо подумать. 4) Меня самого сегодня приглашают в театр. 5) Документы получишь от меня самого. 6) У меня у самого таких журналов много. 24. Переведите. Определите падеж местоимений. 1) Син үзең дә бик күп укыйсың. 2) Ә синең үзеңнең чиста дәфтәрең бармы? 3) Синең үзеңә дә яңа күлмәк кирәк. 4) Синнең үзеңне дә шәһәребездә яхшы беләләр. 5) Бу чәчәкләр безгә синең үзеңнәнме? 6) Ни өчен синең үзеңдә дә бу китап юк? 25. Переведите. Составьте предложения. Ты сам; ты сам тоже; у тебя у самого; у тебя у самого тоже. 26. Переведите. 1) Кто ты сам? 2) Где живет твоя (собственная) мать? 3) Тебе самому тоже надо поспать. 4) Тебя самого часто видят на дискотеках. 5) От тебя самого нет никакой пользы. 6) У тебя у самого должны быть әти газеты. 27. Переведите. Определите падеж местоимения үз. 1) Ул үзе дә бик яхшы кеше. 2) Аның үзенең дә ике баласы бар. 3) Аның үзенә дә дәрестә укытучы л5╗ ле еш куя. 4) Аның үзен дә беркем белми. 5) Аның үзеннән дә күптән хат юк. 6) Аның үзендә дә шундый ук күлмәк. 28. Переведите. Составьте предложения. Үзе, үзе дә, үзендә, үзендә дә, үзендә дәме? 29. Переведите. 1) Он сам где живет? 2) У него у самого манганы нет? 3) Скажи әти слова ей самой. 4) Его самого приглашают в кабинет директора. 5) Әти красивые цветы мне от него самого? 6) У него (самого) всегда очень весело. 30. Допишите окончания. 1) Без үзе... дә шушы ук мәктәптә укыйбыз. 2) Безнең үзебез... дә бакчабыз бик яхшы. 3) Безнең үзебез... дә зуррак фатир кирәк. 4) Безнең үзебез... дә бу кеше турында сорадынлар. 5) Безнең үзебез... дә мондый телевизор бар. 31. Переведите. Составьте предложения. Үзебез, үзебез дә, үзебездә, үзебездә дә, үзебездә түгелме? 32. Переведите. 1) Мы сами тоже из этого города. 2) У нас у самих мало вре-мени. 3) Нам самим пора идти домой. 4) Нас самих тоже ждут дома. 5) Вы услышите эту новость от нас самих. 6) Зимой у нас у самих холодно. 33. Переведите. Определите падеж местоимений. 1) Сез үзегез бу кешене кайдан беләсез? 2) Сезнең үзегезнең авылыгыз зурмы? 3) Сезнең үзегезгә дә табиб кирәк. 4) Сезнең үзегезне дә монда беркем белми. 5) Сезнең үзегездән дә җавап кирәк. 6) Сезнең үзегездә дә һәрвакыт кеше күп була. 34. Переведите. Үзегез, үзегез дә, үзегездә, үзегездә дә, үзегез дәме, үзенгездәме. 35. Переведите. 1) Вы сами на праздник придете? 2) У вас самих квартира очень хорошая. 3) Вам самим нужно отдыхать. 4) Вас самих очень любят дети. 5) От вас самих я елышу только хорошие слова. 36. Переведите. Определите падеж местоимений. 1) Алар үзләре дә татарча яхшы беләләр. 2) Аларның үзләренең дә мунчалары юк. 3) Аларның үзләренә дә биредә уңайсыз. 4) Без аларның үзләрен дә телевизордан күрәбез. 5) Аларның үзләреннән дә куркалар. 6) Аларның үзләрендә дә бүген җылы су юк. 37. Переведите. Үзләре, үзләреме? Үзләреннән түгелме? Үзләре дә, үзләнрендә, үзләрендә дә. 38. Переведите. 1) Они сами выращивают очень красивые цветы. 2) У них у самих есть двое маленьких детей. 3) Эта книга нужна им самим. 4) Их самих вы на праздниках встречаете? 5) Мы часто слышим әти советы от них самих. 6) У них у самих мало места. 39. Переведите. Определите падеж местоимений. 1) Мин үзем дә бу кешеләрне беренче тапкыр күрәм. 2) Син үзеңнең элекке күршеләреңне очратасыңмы? 3) Ул үзе дә скрипкада бик яхшы уйный. 4) Бу чәчәкле күлмәк үземә дә бик ошый. 5) Без үзебезгә икенче фатир эзлибез. 6) Безнең үзебезнең олы апабыз инде күп еллар Мәскәүдә яши. 7) Үзенгездән дә хат көтәбез. 8) Бу китап синең үзеңдә дә бар ич! 9) Аларның үзләрен дә Сабантуйга кунакка чакырырга кирәк. 40. Переведите. 1) Я дома всю работу делаю сама. 2) Нам самим здесь очень интересно. 3) Ты сам что скажешь? 4) Я люблю свой город. 5) Мой младший брат сам стирает свои рубашки. 6) Вам этот старый стол самим нужен? 7) От них самих давно нет никаких новостей. 41. Допишите окончания. 1) Син үз... дә озак йокларга яратасың. 2) Мин үз... дә эшкә соңга калам инде. 3) Иртәгә алар үз... дә авылга китәләр. 4) Без барлык бүләкләрне дә үз... калдырабыз. 5) Синең үз... дә зәңгәр төс бик килешә. 6) Ул һәр бәйрәмгә үз... яңа күлмәк сатып ала. 7) Сез аларның үз... күрергә тиеш. 8) Аның үз... дә кечкенә малае инде студент.
<< Предыдущая страница ОГЛАВЛЕНИЕ Следующая тема >>
|
|||||||||||||
Главная / | татарский язык изучающим / Нигматуллина Р.Р. (Содержание) / АЛМАШЛЫК (МЕСТОИМЕНИЕ) - БИЛГЕЛӘҮ АЛМАШЛЫКЛАРЫ (ОПРЕДЕЛИТЕЛЬНЫЕ МЕСТОИМЕНИЯ). |
й Сулейман Казанский.