И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле! Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы. Габдулла Тукай. |
||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
|
||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
|
Главная / татарский язык изучающим / Нигматуллина Р.Р. (Содержание) / САН (ИМЯ ЧИСЛИТЕЛЬНОЕ)
В татарском языке различаются следующие виды числительных:
В татарском языке существительные употребляются с числительным только в единственном числе. Например: Бер кеше, ун кеше, миллион кеше. В сочетании с именем существительным числительные по падежам не склоняются, а без существительного — как соответствующее существительное.
1. Запомните. Кушарга — прибавлять. Алырга — отнимать. Бүләргә —разделить. Тапкырларга — умножить. 1) Өчкә бишне кушабыз, сигез була. (К 3 прибавим 5, бу-дет 8.) 2) Уннан берне алабыз, тугыз кала. (От 10 отнимаем 1, остается 9.) 3) Өчне өчкә бүләбез, бер була. (3 делим на 3, бу-дет 1.) 4) Икене икегә тапкырлыйбыз, дүрт була. (2 умно-жаем на 2, будет 4.) 2. Ответьте на вопросы. Икене бишкә тапкырлыйбыз, ничә була? Утызны унга бүләбез, ничә була? Җидедән берне алабыз, ничә кала? Тугызга икене кушабыз, ничә була? 3. Прочитайте, решите примеров вслух. 14 2 7 100 3 300 15 - 11 = 4 81-11=70 56 + 4 = 60 23 + 9 = 32 Количественные числительные могут иметь аффиксы принадлежности: (Безнең) беребез — один, одна из нас; (Сезнең) берегез — один, одна из вас; (Аларның) берсе — один, одна из них. 4. Переведите предложения. 1) Без икебез дә шушы шәһәрнеке. 2) Сез икегез дә соңга калдыгызмы? 3) Бу эшне алар өчесе генә эшләгәннәр. 4) Концертка бишебез дә барабыз. 5) Өстәл бик авыр, дүртегез бергә күтәрегез. 6) Бу хәл турында алар бишесе дә беләләрме? 5. Переведите. а) Безнең беребез генә белә; безнең беребезгә кирәк; безнең беребез өчен; беребез турында; беребездә дә юк; безнең беребездән дә сорамагыз; беребез белән сөйләшергә тели. б) Один из нас; одному из нас; от одного из нас; для одного из нас; у одного из нас; с одним из нас; одного из нас; об одном из нас. 6. Переведите. Продолжите по образцу. Үрнәк: Икебезнең беребез, өчебезнең беребез, дүртебезнең беребез. Икегезнең берегез, ... . Икесенең берсе, .... 7. Переведите. а) Безнең өчебезгә; өчебезгә дә; өчебез өчен дә; өчебезнең беребез; бишебезнең икебез; дүртебезнең беребезгә; икебезнең беребездән; дүртебезнең өчебездән. б) У двоих из нас; один из нас; четверым из нас; от троих из нас; для одного из нас. 8. Переведите письменно. а) Бишебез дә; өчегез дә; икесенә дә; икесе дә; икесендә дә; уныгыз өчен дә; алтыгызны да; өчебез турында да; дүртебездә дә; бишесендә дә; икесе беләнме? б) Икегезнең берегез әйтте; икебезнең беребездә булыр; икесенең берсеннән сора; өчебезнең беребезгә җитмәде; беребезгә дә кирәк түгел; дүртегезнең өчесен белмиләр; икегезнең берегезгә бирәм; өчесенең берсе турында сорады. 9. Переведите. а) Трое из нас; четверо из вас; двое из них; пятеро из вас; один из них; шестеро из них. б) От нас двоих; от одного из нас. У вас троих; одного из вас. Им четверым; одному из четверых. в) От кого? От нас троих; от одного из нас. Для кого? Для вас двоих; для двоих из вас; для одного из вас. Кому? Им троим; одному из них; двоим из четверых. Порядковые числительные также могут иметь аффиксы принадлежности: (Безнең) икенчебез — второй из нас; (Сезнең) икенчегез — второй из вас; (Аларның) икенчесе — второй из них. 10. Прочитайте. Найдите порядковые числительные. 1) Бүген алтынчы дәрес буламы? 2) Беренче класслар шимбә көнне укымыйлар. 3) Син хәзер унберенче күнегүне эшлә. 4) Бу эшне икенче укучыга бирегез. 5) Син гаиләдә беренче баламы? 11. Спишите, вставляя вместо точек количественные или порядковые числительные. 1) Мин ... елда туганмын. 2) Хәзер миңа ... яшь. 3) Мин ... мәктәптә, ... класста укыйм. 4) Безнең класста ... укучы бар: ... малай һәм ... кыз. 5) Көн саен ... дәрес була, татар теле атнага ... тапкыр керә. 6) Татар теле кабинеты ... катта урнашкан. 12. Переведите. На втором этаже. В десятую школу. На третий урок. Из двадцатой квартиры. Двадцатого декабря. В девятом доме. Нет пятой книги. 13. Переведите. Напишите ответы на вопросы. а) Бүген мәктәпкә балаларның ничәсе килмәде? Балаларның инде ничәнчесе авырый башлады? б) Дәресләрнең инде ничәсе бетте? Дәресләрнең ничәнчесе татар теле дәресе? в) Теге йортларның ничәсе яңа? Бу йортларның ничәнчесе сезнеке? 14. Прочитайте. Найдите числительные. Поставьте к ним вопросы. 1) Бу яңа йортларның өчесендә инде яши башладылар, ә берсендә әле һаман эш бетмәгән. 2) Теге кызларның дүртесе безнең класста укый, ә өчесен мин белмим. 3) Түтәлләреңнең беренче икесендә нәрсә үсә? 4) Җавапларның беренче өчесе дөрес, ә калган икесе дөрес түгел. 5) Кунакларның беренчесе хуҗаның абыйсы бугай, ә икенчесе миңа таныш түгел. 6) Китапларның унысын китапханәгә тапшырыгыз, егермесен иң яхшы укучыларга бүләк итәрбез. 7) Азат кешеләрнең әле берсенә, әле икенчесенә карады, берсен дә таный алмады. 15. Спишите, вставляя вместо точек нужные окончания и переведите. 1) Яңа урамнарның бер... Муса Җәлил исеме бирделәр. Яңа урамнарның беренче...— Муса Җәлил, ә икенче... Тукай исеме бирделәр. 2) Минем дус кызларымның ике... дә шушы мәктәптә укыйлар. Минем дус кызларымның беренче... шушы мәктәптә укый, ә икенче...— башка мәктәптә. 3) Өчебезнең бер... дә табиб була алмадык. Гаиләдә өчебезнең беренче...— табиб, икенче... —укытучы, ә өченче... сатучы булырга тели. 16. Спишите, вставляя вместо точек нужные окончания. 1) Бакчадагы алмагачларның унбиш... бер үк сорттан, ә калган ун... төрле сортлардан. 2) Теге урындыкларның беренче өч... утырмагыз, алар ватык. 3) Мин бик арыган идем, шуңа концерт номерларының беренче дүрт... генә карадым да өйгә кайтып киттем. 4) Укучыларның ничә... гел бишле һәм дүртле билгеләренә генә укый? 5) Икегезнең бер... дә Лидиянең яңа адресын белмиме? 6) Бу бүләк кулъяулыкларның ничә... синеке, ничә... минеке була? 7) Кабинеттагы тәрәзәләрнең дүртесенең өч... чиста, бер... генә юарга кирәк. 17. Переведите. Найдите числительные, назовите их виды. 1) Бәйрәмдә йөзләп кеше бар иде. 2) Ьәр класста утызар бала бар. 3) Өчәрләп утырмагыз, икешәрләп утырыгыз. 4) Бүген мәктәптә кырыклап бала юк, авырыйлар. 5) Һәр кунакка бишәр чәчәк бүләк иттек. 6) Алтау түгел, унау җыелып килгәннәр.
<< Предыдущая страница ОГЛАВЛЕНИЕ Следующая тема >>
|
|||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
Главная / | татарский язык изучающим / Нигматуллина Р.Р. (Содержание) / САН (ИМЯ ЧИСЛИТЕЛЬНОЕ) |
© Сулейман Казанский.