И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.

                     Габдулла Тукай.

 

  

а
 
 
 

 
 Главная / татарский язык изучающим / Нигматуллина Р.Р. (Содержание) / ШАРТ ФИГЫЛЬ (УСЛОВНОЕ НАКЛОНЕНИЕ) - Иярчен вакыт җөмлә (Придаточное предложение времени)


 

ШАРТ ФИГЫЛЬ

(УСЛОВНОЕ НАКЛОНЕНИЕ)

 

Иярчен вакыт җөмлә

(Придаточное предложение времени)

 

27. Тәрҗемә итегез.

1) Айдар йокысыннан кайчан уянса, шул вакытка әбисенең кайнар коймаклары әзер була. 2) Апаң күлмәкне кайчан тегеп бетерсә, шул вакытта шалтыратып әйт. 3) Кайчанга әйтәсең, шул вакытка соңга калмыйча килергә тырышырбыз. 4) Син көне буе сөйләшәсең, ахры: кайчан шалтыратсаң да, телефонның буш булмый. 5) Кайчан ялганламый башлыйсың, шул чагында сиңа кешеләр дә ышанырлар. 6) Әминә апаның өенә кайчан барып керсәң дә, йөзе ачык, чәе куелган булыр. 7) Әнинең кайчан рөхсәт итсә, шул вакытта башларбыз.

28. Тәрҗемә итегез. Иярчен җөмләләрнең төрләрен билгеләгез.

1) Кояшлы көннәр никадәр күбрәк булса, бодай өчен шулнкадәр яхшырак. (Г. Бәширов) 2) Бүрәнәнең юан башы кем

җилкәсендә булса, авырлык та шуңа. (Мәкаль) 3) Таш тешнләсәң, теш сына. (Мәкаль)

29. Текстны тәрҗемә итегез. Шарт фигыльләрне табыгыз.

Юра йокыдан иртүк уянды. Тәрәзәдән караса, көн шундый матур, кояш балкып тора. Малайның үзенең дә берәр яхшынлык эшлисе килде. Менә ул уйлап утыра: лӘгәр сеңлем суга бата башласа, мин аны коткарыр идем╗. Ә сеңлесе шунда ук абыйсына:

Ч Юра, әйдә мине урамга алып чык! Ч диде.

Ч Кит әле, уйларга комачаулыйсың.

Сеңлесе үпкәләп китеп барды. Ә Юра һаман уйлый: лӘгәр әбиемә ач бүреләр ташланса, ә мин аларны атып үтерсәм...╗ Ә әбисе шунда ук аңа эндәште:

Ч Өстәлдәге савыт-сабаны җыеп ал әле, Юра.

Ч Үзең җыеп ал инде, әбекәем, минем вакытым юк. Әбисе башын гына чайкап куйды. Ә Юра һаман уйлый:

лӘгәр Трезорка коега егылып төшсә, ә мин аны тартып чынгарсам...╗ Шунда ук Трезорка да, койрыгын болгый-болгый, малай янына килде: лМиңа эчәргә бирсәң иде ...╗Чдимәкче булды, ахры.

Ч Кит әле моннан!Ч дигәч, үпкәләп, читкә китте. Юра әнисе янына килде:

Ч Нинди дә булса яхшылык эшләргә иде миңа,Ч диде.

Ч Сеңлеңне урамга алып чыксаң, савыт-сабаны юсаң, эткә су бирсәң Ч яхшылык шул булыр. (В. Осеева буенча)

30. Сүзлек ярдәмендә тәрҗемә итегез.

КҮҢЕЛЛЕ ЧЫПЧЫК БЕЛӘН КҮҢЕЛСЕЗ КАРГА (Калмык халык әкияте)

Ч Чыр-чыр, чыр-чыр! Ч Иртәдән кичкә кадәр оча да оча, ди, бер Чыпчык. Күңеле шат, кайгыра белми. Ә агачта бер Карга утыра. Төсе кара, чырае сытылган. Чыпчыкның шаянруын күзәтә, аның шат булуына ачуы килә, көнләшә.

Ч Чыпчык, әй, Чыпчык, хәлләрең ничек? Ашарга ничек табасың?

Ч Менә шулай камыш чокыйм,Ч дигән Чыпчык.

Ч Әгәр тамагыңа тыгылса нишләрсең, үләрсең бит.

Ч Нигә үләргә? Тырнакларым белән тартам да чыгарам.

Ч Әгәр тырнакларың канаса нишләрсең?

Ч Су эчәрмен, су белән юармын. Шулай итсәң, кан туктый.

Ч Аякларыңны чылатсаң, туңсаң, салкын тисә нишләрсең?

Ч Учак ягармын, аякларымны җылытырмын. Шулай итсәм, терелермен.

Ч Әгәр янгын чыгарсаң нишләрсең?

Ч Канатларымны җилпермен. Шулай итсәң, ут сүнә ул.

Ч Әгәр канатларыңны яндырсаң, ничек очарсың?

Ч Табиб чакырырмын. Ул дәваласа терелермен.

Ч Әгәр табиб килмәсә нишләрсең?

Ч Бөртек табармын, суалчан ашармын, кояшта кызынырнмын, җил исәр, мин терелермен. Табибның кирәге дә булмас.

Тормыш бик күңелле, гаҗәп матур ул! Тик борыныңны гына карга кебек салындырма, чыпчык кебек шат күңелле бул!

 

                                         << Предыдущая страница   ОГЛАВЛЕНИЕ  Следующая тема >>


   
Главная / татарский язык изучающим / Нигматуллина Р.Р. (Содержание) / ШАРТ ФИГЫЛЬ (УСЛОВНОЕ НАКЛОНЕНИЕ) - Иярчен вакыт җөмлә (Придаточное предложение времени)

й Сулейман Казанский.

Hosted by uCoz